Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә– “Гашыйклар көне”!

Бәйрәм Әтнәдә- "Гашыйклар көне"! Мәхәббәттә тиңен тапканнар бәйрәм итә торган көн бу! Мөселман бәйрәме түгел бу дип тәкрарлап торсалар да, татар халкы үз итте бу бәйрәмне. Шул исәптән бездә. Газета укучыларыбызның күңелен күреп, иҗади осталыкларын барлау максатыннан, "Бармы соң ул сөю?" дип исемләнгән бәйге игълан иткән идек. Безнең белән беррәттән...

Бәйрәм
Әтнәдә- "Гашыйклар көне"!
Мәхәббәттә тиңен тапканнар бәйрәм итә торган көн бу! Мөселман бәйрәме түгел бу дип тәкрарлап торсалар да, татар халкы үз итте бу бәйрәмне.

Шул исәптән бездә. Газета укучыларыбызның күңелен күреп, иҗади осталыкларын барлау максатыннан, "Бармы соң ул сөю?" дип исемләнгән бәйге игълан иткән идек. Безнең белән беррәттән газетабызның үз хәбәрчеләре Раилә һәм Фидаил Кадимовлар "Контактта" Ары мәдәният йорты битендә "Гашыйк парлар"га мөрәҗәгать итеп, фотобәйге башлап җибәрделәр. Барыбыз да карап, барлап бардык. Һәм "Гашыйклар көне" алдыннан Кадимовлар белән бергәләп йомгак ясап, җиңүчеләрне билгеләдек.
Сөю барлыгына ышандырган Кышлау авылында Мәдинә апа белән озак еллар тигез гомер иткән хәбәрчебез Җәүдәт Фәйзрахманов белән бергә редакциябезгә "Мәхәббәткә тиң парлар" номинациясе җиңүчеләре-Гөлчәчәк һәм Рамил Нуриевларны, "Тәмле парлар" номинациясе җиңүчеләре Гөлнар һәм Рамил Гарифуллиннарны, "Иң романтик, үзенчәлекле парлар" номинациясе җиңүчеләре Фәридә һәм Альберт Филатовларны редакцияябезгә кунакка дәштек. Редакторыбыз Гөлнар Мөхәмәдҗанова белән Ары мәдәният йорты директоры Раилә Кадимова җиңүчеләрне бүләкләделәр. Хәбәрчеләребезнең үзләренә дә "Рәхмәт хаты" тапшырдык. Газетабызны пропагандалаган һәм газета тормышы белән яшәгәннәре өчен. Аннан соң бу ике гашыйкны ничек бәйрәм белән котламый калабыз инде.
Һәркайсын алкышлап, сокланып карап тордык. Ирләренең хатыннарына чәчәк букеты бүләк иткәннәренә дә шатландык. Тикмәгә генә Илдар Юзеев
Сөю - илаһи көч...
Бер минутлык сөю хисеннән
Иң-иң гали акыл ияләре
Акылыннан шашкан, исергән, дип язмаган.
Менә шулай яратып, сөеп, сөелеп, кадерләп, кадерли белеп, тигезлектә яшәргә насыйп булсын. Бәйрәм белән кадерле укучыларыбыз! Яратып яшик!



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев