Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә хатын-кызлар үлеме бик күп

ЗАГС бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, май аенда районыбызда барлыгы 5 сабый дөньяга килгән. Аларның дүртесе - малай, берсе - кыз. Бер бала гаиләдә - беренче, өч бала - икенче, бер бала - өченче булып туган. Дүрт пар язылышкан, ике пар аерылышкан. Егерме бер үлем очрагы теркәлгән - 6 ир-ат һәм...

ЗАГС бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, май аенда районыбызда барлыгы 5 сабый дөньяга килгән. Аларның дүртесе - малай, берсе - кыз. Бер бала гаиләдә - беренче, өч бала - икенче, бер бала - өченче булып туган. Дүрт пар язылышкан, ике пар аерылышкан. Егерме бер үлем очрагы теркәлгән - 6 ир-ат һәм 15 хатын-кыз. Ел башыннан саннарга күз салсак, барлыгы 22 бала туып, алар арасында 16 - малай, 6 - кыз. 8 бала гаиләдә - беренче, 11 бала - икенче, 2 бала - өченче, 1 бала - дүртенче. 90 кеше вафат булган - 43 ир кеше һәм 47 хатын-кыз. Язылышучылар - 25, аерылышучылар - 15 пар булган. Узган елның май аенда исә 11 бала туган, 19 кеше якты дөнья белән хушлашкан. 3 пар язылышкан, аерылышучылар булмаган. 2016 ел башыннан биш ай эчендә 39 бала туган булган. 14 пар язылышкан, 14 пар аерылышкан. 89 үлем очрагы теркәлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев