Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә Хәйрия концерты - фоторепортаж

Ярый әле табылып тора җирдә Күңелендә иман йөрткәннәр. Менә шундый иманлы затлар бар районыбызда. Кеше никадәр мәрхәмәтсезләнде, бер-берсе турында онытты дип сөйләшергә яратсак та, бар андый җаннар. Аз түгел без. Уналтынчы тапкыр Хәйрия концертын үткәреп, мөмкинлеге чикләнгән якташларыбызга ярдәм иттек. Быел олысы-кечесе, физик зат-оешмалар көче белән 356 мең сум 479...

Ярый әле табылып тора җирдә

Күңелендә иман йөрткәннәр.

Менә шундый иманлы затлар бар районыбызда. Кеше никадәр мәрхәмәтсезләнде, бер-берсе турында онытты дип сөйләшергә яратсак та, бар андый җаннар. Аз түгел без. Уналтынчы тапкыр Хәйрия концертын үткәреп, мөмкинлеге чикләнгән якташларыбызга ярдәм иттек. Быел олысы-кечесе, физик зат-оешмалар көче белән 356 мең сум 479 сум акча җыйналган. Бер минутын ничек үткәрергә белми тилмергән, дару алырга, операция ясатырга тиенләп акча җыючыларга барып ирешсен иде ул.

Мөмкинлекләре чикләнгәннәр ункөнлеге барышында ниләр генә эшләнмәде, районыбыз мәктәпләрендә укучылар нинди генә кичәләр, ярминкәләр уздырмады, алардан кергән барлык акчаны алар менә шушы "Чын йөрәктән" Хәйрия фондына тапшырдылар, кемнәрнең генә көче кермәде. Олы затның да, кеченекенең дә ярдәм итәсе, булышасы килде. Тамчыдан күл җыйнала, дип язабыз. Чынлап та, менә шул тырышлыгыбыз аркасында үз тормышын җайлый алганнар бар, коляскада дүрт стена эчендэ утырган Мөниребез бүген машинада җилдерә, эшли, тормышын кайгырта, безнең белән бер чама көрәшә-көрәшә туганнарына булыша, әнисен тәрбияли. Рүзиябез тән авыртуларына игътибар итмәскә тырышып, китаплар чыгара. Үзенең кичәләрен үткәрә. Раилебез киң күңелле кешеләр ярдәме белән бүләк ителгән ноутбук аша дөнья иңли. Күп алар батыр йөрәклеләр. Тик без күп булмасак, алар бүген ялгыз булыр иде.

Сер түгел, ярдәм һәм таяныч һәрбер кешегә кирәк, әмма мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен бу аеруча мөһим. Яныңда дусларың булганда үз мәнфәгатьләреңне яклау, күп нәрсәгә сәләтле икәнеңне раслау да җиңелрәк. Аларның мөмкинлеләре чикле, әмма үз-үзен күрсәтү омтылышлары бик көчле. Дөрестән дә, аларның һәрбер хәрәкәте, авазы, сүзе - ул бик зур хезмәт, түземлек һәм сабырлык нәтиҗәсе. Менә шуны аңлый алуыбыз белән бәхетле без.

Кичә барышында һәр чыгыш ясаучы әнә шул фикерне әйтте. Район советы аппараты җитәкчесе Гөлнара Галяутдинова, Мәгариф бүлеге җитәкчесе Сәид Әхмәдуллин, Социаль яклау оешмасы җитәкчесе Әминә Галиева, "Чын йөрәктән" фонды җитәкчесе Миңгазиз абый Зиннәтов чыгыш ясап, ниләр эшләнгәнен җиткерделәр, Җылы сүзләр әйттеләр.

Җырчыбыз Руслан Галимуллин да җырлап кына калмыйча, Кенәргә, Дәрвишләр бистәсендәге интернатка баргач күргәннәре, алган тәэсирләре белән бүлеште. Төшергән рәсемнәр, видеолар күрсәтелде. "Эшләнгән эш белән мактану түгел бу, гыйбрәт алу өчен, яшәешебезне барлау, үзебезгә читтән бер карау өчен күрсәтү", - диде җырчы.

Бер җылы сүз җитми безгә бүген-

Ашыгабыз, нидер эзлибез.

Гомер үткәнен дә сизми калсак,

Үкенербез әле үзебез.

Бер җылы сүз җитми безгә бүген-

Кырысландык, усалландык без.

Шәфкать, миһербанлык дигәннәрен

Күңелләрдән сызып ташлыйбыз.

Бер җылы сүз җитми безгә бүген-

Вак-төяккә китә исебез.

Дөнья көтеп, мал артыннан куып,

Тормыш төбенә үк төшәбез.

Бер җылы сүз җитми безгә бүген-

Кичермибез, сабыр итмибез.

Ялгышканга туры юл күрсәтеп,

Абынганга ярдәм итмибез.

Бер җылы сүз-бары бер җылы сүз!

"Хәлең ничек? Бар да яхшымы?

Синен өчен бик шат! Сәламәт бул!"-

Әллә шуннан телең каламы?

Бер җылы сүз: "Бар да яхшы булыр!"

Канат бирә, күпкә яшәртә.

Онытмагыз: бары тик яхшылык-

Якты дөньяларда яшәтә.

Фәнилә Ибрагимова

Миңгазиз абый әлеге фондтан Нигъмәтҗанов Булат Самат улына, Һадиева Рәмзия Әхмәтгали кызына операция ясату өчен сертификатлар тапшырды. "Аларның сорауларын истә тотып эшләнде бу эш", - диде ул.

Мөмкинлеге чикле балалар Кыш бабайга хат язганнар, планшет сораганнар. Кыш бабай да ( Айдар Вәлиев) килде кичәбезгә.

Иске Өҗемнән -Сәфәргалиев Илшатка, Әтнә авылыннан - Галәветдинов Илзатка, Түбән Шашыдан - Галимҗанов Илшатка, Югары Шашы абылыннан Һидиятуллин Наилгә планшет тапшырды Кыш бабай.

Кичә тәмамланды, ункөнлек узды, тик иман йөрткәннәр өчен узмады. Алар һәрвакыт ярдәмгә мохтаҗлар янәшәсендә. Шулай яши алсак иде.

Сүрия Мингатина,

Гөлнар Мөхәмәдҗанова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев