Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә хәйрия марафоны узды

Чәршәмбе көнне Әтнә дәүләт драма театры бинасының тамаша залында аерым игътибар таләп ителгән якташларыбызга багышлап үткәрелгән ункөнлеккә нәтиҗә ясап, Хәйрия концерты үтте. 302 401 сум 28 тиен акча җыйналды. Елның елында үткәрәбез бу кичәне, ямансу булса да, бәйрәм рухын ала ул. Бәлки болай атау дөрес тә булмас, тик авырып терелгәннәр,...

Чәршәмбе көнне Әтнә дәүләт драма театры бинасының тамаша залында аерым игътибар таләп ителгән якташларыбызга багышлап үткәрелгән ункөнлеккә нәтиҗә ясап, Хәйрия концерты үтте. 302 401 сум 28 тиен акча җыйналды.

Елның елында үткәрәбез бу кичәне, ямансу булса да, бәйрәм рухын ала ул. Бәлки болай атау дөрес тә булмас, тик авырып терелгәннәр, язмышның сындырып сынавын үзләрендә татып, аякка басканнар, баса алмыйча коляскада утырып гомер кичерүчеләр үзләре Хәйрия концертын бәйрәм көннәре итеп кабул итәләр, алай гына да түгел, хәрәкәтләнергә, тулы тормыш белән яшәргә мөмкинлеге чикләнгәннәр бу ункөнлектә булса да, үзләрен безнең белән бертигез итеп тоялар. Чөнки аларга булган игътибарыбыз арта, үзебез дә тормышның кырыс көнкүрешеннән арынып, алар белән аралашып, җаныбызны чистартып алабыз. Фәнис абый Яруллин әйткәнчә, авырып терелгән кеше күңеленнән дә йомшак күңел юк. Зарланырга яраткан таш бәгырьләрне дә йомшартырлык көч бар аларда. Аяклыларның хәл итеп булмастай мәсьәләләрен дә бер җөмлә белән хәл итәргә сәләтлеләр. Елның-ел буе коляскада хәрәкәтләнүче Рүзия Камаева, Мөнир Шакиров, Раил Хәкимов белән аралашам. "Эх, кулымда акчам да бар, фатирыма җиһаз алып кайтып куя алмыйм..." дип өзгәләнгән Мөнирне, "Сурия апа, шатлыгымны уртаклашыр кешем дә юк, Илсөя апа белән Рәшит абыйларга рәхмәт укый-укый, көнгә ике тапкыр юынам, бер ел буе мунча кергәнем юк иде", - дип, шатлыгын уртаклашкан Раилне, "Үзебезнең җәмгыятебез булып, барыбызны берләштерә алырлык җитәкчебез булса, әллә ниләр эшләргә сәләтле бит без", дип көрсенүче Рүзияне тыңлаганда үз тормышыбыз белән генә яшәвебезгә, битарафлыгыбызга ачу да килә. Ә алар берни булмагандай елмаялар, кайчакта көчсезлегеңне күрсәтмәскә дә көч кирәген аңламыйбызмыни?! Хәйрия кичәсендә мөлдерәмә тулган күңелләр, яшь белән тулган күзләр, тамакка тыгылган төерләр-әнә шул хисләрнең чагылышы. Җаны чистарган кешенең ихлас матурлыгы тышка бәреп чыгучан. Без шундый идек ул көнне.

Сәхнәдә чыгыш ясаучы район советы рәисе урынбасары Айрат Каюмов, халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Әминә Галиева, ветераннар советы рәисе Миңгазиз Зиннәтов, мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлшат Закированың чыгышлары да игътибар таләп ителгәннәрнең генә түгел, безнең күңелләрне дә кузгата алды. Йөрәктән чыккан йөрәккә үтә шул ул. Әнә шул чыгышлар арасында Мөнир Шакировның, Рүзия Камаеваның сәхнәдән үзләре иҗат иткән шигырьләрен укулары, кунакка чакырылган РСФСРның атказанган тренерлары, Параолимпия уеннары чемпионнары Ирина Полякова, Фарида Сафиуллинаның чыгышлары инвалидларның ни дәрәҗәдә көчле икәнлекләрен тагын бер кат раслады. Ә без әнә шул шәхесләргә, үзебезнең райондашларга тиешле игътибар күрсәтә алуыбызга, кичәнең югары дәрәҗәдә оештырылуына куанып утырдык. Сәхнәдә чыгыш ясаучыларга гына бирмәделәр улкөнне бүләк чәчкәләрне, залда утыручыларга да игьтибар зурдан булды. Бүләк алганнардан бигрәк, аларны гомер буе күз карасыдай багучы әниләр, аларның туганнары, якыннары сөенде. Тамаша залының тулы булуы да, якташларыбызны авыл җирлекләреннән автобус белән алып килүләре, елмаеп каршы алулары да куандырды. Концерты да искитәрлек иде, иң-иң әйбәт номерлар сайланган, алып баручы Әлфинәбез барыбызның да кичерешләрен тамашачыларга җиткерә алды. Бербөтенгә әйләндек. Әлеге Хәйрия концерты аерым игътибар таләп итүчеләргә генә түгел, безнең үзебезгә дә зур бәя булды. (Ә җыйналган акчаның махсус комиссия тарафыннан ничек бүленешен соңрак язарбыз).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев