Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә ике юл һәлакәте теркәлгән

Рейд Төнге кунак - күрше районнан Карлы- яңгырлы көннәр юллардагы уяулыкны тагын да көчәйтүне сорый. ЮХИДИ инспекторы Рамил Гәрәев һәм участок инспекторы Марсель Шәрәпов белән бергәләп юлларда кагыйдәләрнең үтәлешен тикшерәбез. Юл начар дип тормыйлар, авыллардан Әтнәгә, Әтнәдән авылларга машиналар ташкыны агыла. Шәһәр диярсең. Араларында төрле йөртүче бар, билгеле. Кагыйдәләрне төгәл...

Рейд

Төнге кунак - күрше районнан

Карлы- яңгырлы көннәр юллардагы уяулыкны тагын да көчәйтүне сорый.

ЮХИДИ инспекторы Рамил Гәрәев һәм участок инспекторы Марсель Шәрәпов белән бергәләп юлларда кагыйдәләрнең үтәлешен тикшерәбез. Юл начар дип тормыйлар, авыллардан Әтнәгә, Әтнәдән авылларга машиналар ташкыны агыла. Шәһәр диярсең. Араларында төрле йөртүче бар, билгеле. Кагыйдәләрне төгәл үтәп, еллар буе исән-имин йөргәннәре дә, әле яңа гына руль артына утырганнары да байтак.

Урау юлга борылган берничә машинаны туктатып, йөрү хокукы биргән "праваны" Рамил Гәрәев компьютер аша кереп тикшерә. Ул арада Марсель Шәрәпов тагын бер машинаны туктатты. Анысының йөртүчесе йөртү хокукын өйдә үк онытып калдырган. Протокол төзеп, йөртүченә 500 сум күләмендә штраф салынды. Шунысы бар, 20 көн эчендә түләсә, аңа бары 250 сумын гына түләргә туры киләчәк.

Ике машина йөртүчегә саклану каешын такмаган өчен, тагын икесенә тизлекне тиешледән арттырган өчен протоколлар төзелде рейд барышында. ЮХИДИ хезмәткәрләренең эше рейд барышында гына түгел, тәүлек буена сузыла. Арча шәһәреннән килгән "төнге кунак" ны төнге 12ләр тирәсендә туктаталар. Кунак булсаң- тыйнак бул, дигән халык мәкален онытып җибәргән , руль артына исерткеч эчемлекләр кулланган килеш утырган.Шуның өчен тиешле җаваплылыкка да тартылачак.

Узган атна барышында ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан ике юл һәлакәте теркәлгән. Ике очракта да машиналар юлда тиешле тизлекне сакламау сәбәпле юл кырыена төшкән. Һәлакәтләрнең берсендә машина йөртүче дә, пассажиры да сәламәтлекләренә зыян килү сәбапле хастаханәгә озатылган. Һәр ике очракта да машиналарга механик зыян килгән. Күргәнегезчә, юллардагы бозлавык, начар һава торышы машина йөртүчеләр өчен җаваплылыкны тагын да арттыра. Шуны онытмасак иде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев