Әтнәдә Илгизәр Зарипов кубогы өчен хоккей уйнадылар
Күәм урта мәктәбе янындагы спорт мәйданчыгында авылдашлары Илгизәр Зарипов истәлегенә чираттагы турнир үтәчәге турында хәбәр иткән иде. Инде 4 ел рәттән уза ул. "Узган ял көнне бик кызу уеннар белән истә калды, "Тукай" хуҗалыгы ярдәмендә узды", - диде оештыручыларның берсе Рөстәм Хәбибуллин. Аның сүзләрен куәтләп, мәктәпнең физкультура укытучысы, шулай ук...
Күәм урта мәктәбе янындагы спорт мәйданчыгында авылдашлары Илгизәр Зарипов истәлегенә чираттагы турнир үтәчәге турында хәбәр иткән иде. Инде 4 ел рәттән уза ул. "Узган ял көнне бик кызу уеннар белән истә калды, "Тукай" хуҗалыгы ярдәмендә узды", - диде оештыручыларның берсе Рөстәм Хәбибуллин. Аның сүзләрен куәтләп, мәктәпнең физкультура укытучысы, шулай ук турнирны оештыручы Булат Зарипов Күәмдә хоккейның бик популяр спорт төре булуын билгеләде. "Күптән түгел Питрәчтә узган бәйгедә дә тулы бер "бишлек" Күәмнәрдән торды", - диде. Ә турнирга әйләнеп кайтсак, беренче уенда ук мәйдан хуҗалары белән Күңгәр командасы арасындагы очрашу бик киеренке уза. Ахыр чиктә мәйдан хуҗалары 2:1 исәбенә җиңү яулый. Аннан соңгы уеннарда өстәмә вакытта Бәрәскә Әтнә командасын 5:4 исәбенә ота. Өченче урын өчен бәйгедә Күңгәр Әтнәне 4:3 исәбе белән җиңә. Финалда Күәм Бәрәскә командасын 5:2 исәбе белән отып, өченче тапкыр кубок иясе булып таныла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев