Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә иҗтимагый совет фикер алышты

Район полиция бүлеге каршында иҗтимагый совет оештырылды . Узган атнада әлеге иҗтимагый советның беренче утырышы узды һәм анда аның составы билгеләнде, рәисе сайланды. Шулай ук төп бурычлары күрсәтелде. Бүгенге көндә иҗтимагый советның төп максатлары булып полиция эшчәнлеге турындагы мәгълүматне җәмәгатьчелеккә җиткерү; халыкның зарын, тәкъдимнәрен полиция хезмәткәрләренә җиткезү; халыкны җинаятьчелеккә каршы...

Район полиция бүлеге каршында иҗтимагый совет оештырылды . Узган атнада әлеге иҗтимагый советның беренче утырышы узды һәм анда аның составы билгеләнде, рәисе сайланды. Шулай ук төп бурычлары күрсәтелде. Бүгенге көндә иҗтимагый советның төп максатлары булып полиция эшчәнлеге турындагы мәгълүматне җәмәгатьчелеккә җиткерү; халыкның зарын, тәкъдимнәрен полиция хезмәткәрләренә җиткезү; халыкны җинаятьчелеккә каршы торырга, иҗтимагый тәртипне сакларга җәлеп итү һәм иҗтимагый тикшерүне тормышка ашыру.

Киңәшмә барышында иҗтимагый совет кварталга бер тапкыр җыелып, булган сорауларны үзара уртага салып сөйләшү хакында фикерләште. Соңыннан поция бүлеге җитәкчесе Ленар Минһаҗев иҗтимагый советка кертелгән әгъзаларга махсус таныклыклар тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев