Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә җитәкчеләр ярдәмен тоеп яшиләр

Кадерледән дә кадерле Туган үскән ил генә. Чит-ят җирләр күп булса да, Туган җирем бер генә. Берәүләр шәһәрдә яшәсә, без исә, гаҗәеп гүзәл авыл табигатенең моңлы вә сихри бишегендә туып үскән табигать балалары, җир балалары. "Шәһәрне макта, авылда тор", дигәннәр борынгылар һәм бер дә ялгышмаганнар. Гаҗәп хәл: кешенең иң тирән...

Кадерледән дә кадерле

Туган үскән ил генә.

Чит-ят җирләр күп булса да,

Туган җирем бер генә.

Берәүләр шәһәрдә яшәсә, без исә, гаҗәеп гүзәл авыл табигатенең моңлы вә сихри бишегендә туып үскән табигать балалары, җир балалары. "Шәһәрне макта, авылда тор", дигәннәр борынгылар һәм бер дә ялгышмаганнар.

Гаҗәп хәл: кешенең иң тирән кичерешләрен, тормыш турындагы уйлануларын бөтен тулылыгы белән тасвирлый алучы язучылар күп очракта авылда туып, чишмә челтерәвен, кошлар сайравын тыңлап үсәләр. Ни өчендер нәкъ менә авыл баласы хисчәнрәк була.Табигать белән бербөтен булып яшәгәнгәдер ул, мөгаен.

Авыл кешесе, авыл баласы, чыннан да, табигать һәм җир белән бәйләнешле. Җәй айларында эш бигрәк тә күп була: мәктәпнең тәҗрибә участогы да , авыл хуҗалыгы да көтә аларны. Балаларыбыз җирдә эшләп, хезмәт тәрбиясе алып, физик яктан да нык булып үсәләр.

Укучыларыбызның физик яктан әзерлекләре төрле спорт чараларында да чагылыш таба. Быелгы уку елында да районыбызда уздырылган волейбол ярышында кызлар командасы III урын яулады. Күмәк хуҗалыгыбыз рәисе Шәрипов Айдар Габделбәр улы безнең һәрбер уңышыбызны күрә һәм бәяли белә. Мәңгәрнең волейбол командасы өчен махсус спорт киемнәре булдырырга тәкъдим ясады. 11 комплект киемгә киткән 27600 сумлык чыгымны түләп, мәктәбебез коллективын сөендерде.

Без дә күмәк хуҗалыкка кирәк чакта булышырга әзер. Җәй көне кызларыбыз авылның ындыр табагында тырышып эшләделәр, егетләребез көтү көтте. Аларга Уңыш бәйрәмендә Айдар Габделбәр улы үзенең рәхмәтен белдерде һәм акчалата бүләк тапшырды.

Иң сөендергәне шул: киләсе елга безнең мәктәп тәҗрибә участогында эшләр җиңелрәк булачак! Күмәк хуҗалыгыбыз рәисе безне 13640 сумлык бензокосилка белән бүләкләде.

Менә шулай авырлыкларны уртаклап, уңышларга бергә сөенеп яшибез туган авылыбыз хуҗалыгы белән. Бүгенге көндә мәктәбебезгә шундый игътибар бар икән, авылның киләчәге өметле.

Мәктәпкә һәрдаим ярдәм күрсәткәне өчен күмәк хуҗалыгыбыз рәисе Айдар Габделбәр улына укытучылар, укучылар һәм әти-әниләр исеменнән рәхмәтебезне белдерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев