Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә кабат “Сәләт” десанты

Әтнә районының Каенсар урманының матур бер аланында урнашкан "Чулпан" балалар лагерена кабат республика яшьләренә яхшы таныш "Сәләт" лагереның " Рухият" аланы балалары ял итәргә кайтты. Бирегә быел дүртенче ел кайталар алар. "Чулпан" ның һавасы саф булу, табигатьнең гүзәллегеме, әллә кунакчыл әтнәләрнең җылы мөгалләмәсе тартамы - әмма бирегә берничә ел рәттән...

Әтнә районының Каенсар урманының матур бер аланында урнашкан "Чулпан" балалар лагерена кабат республика яшьләренә яхшы таныш "Сәләт" лагереның " Рухият" аланы балалары ял итәргә кайтты.

Бирегә быел дүртенче ел кайталар алар. "Чулпан" ның һавасы саф булу, табигатьнең гүзәллегеме, әллә кунакчыл әтнәләрнең җылы мөгалләмәсе тартамы - әмма бирегә берничә ел рәттән кайтучылар "Чулпан" да ял итү өчен тудырылган шартлардан бик кәнагәть.

Күптән түгел генә "сәлкешләр" үзләренең аланнары ачылу тантанасын бик матур итеп билгеләп үттеләр. Үзләренә генә хас хәрәкәтләр белән биюләре, дәртле речевкалары, гомумән, шат кәефләре белән гадәти ял итүче укучылардан бераз аерылып та торалар алар. "Сәләт"нең оештыручы, 25 ел дәверендә алыштыргысыз җитәкчесе булып танылган Җәүдәт абыйлары Сөләймановны да көчле алкышлар белән каршы алдылар. Ә җитәкченең безнең җирлек, Әтнәбез турында фикерләре бик уңай иде. - Әтнә бик кунакчыл, анда бик киң күңелле кешеләр яши. Биредә урнашкан Әтнә дәүләт драма театры, лагерьдан ерак түгел генә Иске Мәңгәр авылының тарихи иске зират урыны, Шиһабетдин Мәрҗани белән бәйле җирләр - болар барысы да республика тарихында зур әһәмияткә ия урыннар, - диде ул. Шул ук вакытта соңгы вакытта балалар ялы белән бәйле фаҗигаләр турында да искәртеп узды. - Иң беренче чиратта куркынычсызлык кагыйдәләренең үтәлешенә зур игътибар бирүегезне сорыйм. Үзегезнең , тирә- яктагы иптәшләрегезнең сәламәтлегенә дә игътибарлы булыгыз. Сезнең өчен биредә бөтен шартлар тудырылган. Һәр минутыгыздан файдаланып калыгыз.

"Сәләт"леләр барысы 83 бала. "Рухият" аланының җитәкчесе Венера апалары да биредә. Һәр отрядның үз әйдаманы бар. Республиканың төрле районнарыннан килгән "сәлкешләр" арасында икесе безнең районнан . Ял дип, ял белән бергә эш тә алып барыла биредә. Җәүдәт абыйлары әйтмешли, киләчәктә җәмгыять белән идарә итүдә беренче адымнарын ясыйлар "сәлкеш"ләр. "Сәләт" укучыларының төп максатларыннан берсе ул.

"Рухият" аланы ачык дип белдерелде. Алан байрагын күтәрү "Чулпан" лагере директоры Рамил Шәйхиев белән әйдаманнарның берничәсенә йөкләнде. Көчле алкышлар астында байрак югарыга үрмәләде.

Шунысын да әйтергә кирәк, "Чулпан" корпуслары быел бик зур үзгәрешләр кичергән.Аларның төзеклеге, лагерь әйләнәсендәге чисталык, чәчәк клумбалары биредә дөрестән балалар ялын оештыру буенча бик зур эш башкарылуы турында сөйли. Шулай ук ашату проблемаларына да аерым игътибар бирелә. Укучылар бары тиешле нормативларга туры килгән роизыклар белән тукланалар. Гомумән, ял итүчеләр беравыздан биредәге ризыклардан бик кәнагәть булуларын белдерделәр.

"Сәлкеш"ләр биредә 9 июльгә кадәр булачак. Аннан соң аларны бер атнага якын Биләр буенда палаткалы ял көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев