Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә кабат юл һәлакәте

17-31 март көннәрендә ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан укучыларның язгы каникуллары белән бәйле рәвештә "Весенние каникулы" операциясе игълан ителгән иде. Инспектор Рамил Гәрәев хәбәр итүенчә, бу көннәрдә махсус утыргычсыз йөрткән өчен - бер , юлны дөрес җирдән чыкмаган өчен- өч, куркынгычсызлык каешларын такмаган өчен - 20, тизлекне арттырган өчен - 18, җәяүлегә...

17-31 март көннәрендә ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан укучыларның язгы каникуллары белән бәйле рәвештә "Весенние каникулы" операциясе игълан ителгән иде. Инспектор Рамил Гәрәев хәбәр итүенчә, бу көннәрдә махсус утыргычсыз йөрткән өчен - бер , юлны дөрес җирдән чыкмаган өчен- өч, куркынгычсызлык каешларын такмаган өчен - 20, тизлекне арттырган өчен - 18, җәяүлегә юл бирмәгән өчен - 7, тиеш түгел урында каршы якка чыгып узган өчен - 4 машина йөртүчегә административ протокол төзелгән. Шул ук вакытта штрафны вакытында түләмәгән өчен 4 кеше административ җаваплылыкка тартылган.

Моннан тыш, Әтнә - Олы Мәңгәр чатында, урау юлда бер юл һаләкәте теркәлгән. Сәбәбе - машиналарның берсе "Стоп" билгесенә туктамавы. Шул ук вакытта тиешле юлдан баручы машинаның да зур тизлек белән килүе. Нәтиҗәдә, ике машинага да механик зыян килде. Машина йөртүчеләргә шуны әйтәсе килә, юлларда юл билгеләренә игътибарлы булсыннар иде. Бер- ике минут бернәрсәне дә хәл итми, әмма шул ук вакытта гомерлек үкенечкә дә китерергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев