Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә карантин бетте

Районыбызда дуңгыз гриппы, сулыш юллары инфекциясе авырулары күп таралганлыктан, халыкның, балаларның сәламәтлеген саклау максатыннан игълан ителгән карантиннар бетте. Сабыйлар күпләп авырганлыктан, вакытлыча туктап алган ике балалар бакчасы гадәттәге режим белән эшли. Дүшәмбе көнне район үзәк больницасындагы карантин бетеп, якыннарына дәваланган авырулар белән күрешү мөмкинлеге туды. "Сулыш юлы авыртулары белән чирләүчеләр...

Районыбызда дуңгыз гриппы, сулыш юллары инфекциясе авырулары күп таралганлыктан, халыкның, балаларның сәламәтлеген саклау максатыннан игълан ителгән карантиннар бетте. Сабыйлар күпләп авырганлыктан, вакытлыча туктап алган ике балалар бакчасы гадәттәге режим белән эшли. Дүшәмбе көнне район үзәк больницасындагы карантин бетеп, якыннарына дәваланган авырулар белән күрешү мөмкинлеге туды.

"Сулыш юлы авыртулары белән чирләүчеләр артык күп булмаса да, әле бар. Шуңа күрә балалар бакчаларында "иртәнге фильтрлар" әле дәвам итә. Мәктәпләрдә каникуллар. Саклану чаралары турында бик онытып бетермәгез", - дип кисәтә эпидемиолог Гөлия Фәрит кызы Мифтахетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев