Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә "күбек шоу" булып узды

"Мин тылсымчы түгел. Мин әле өйрәнәм генә", - ди балачактан бик якын бер әкият герое. Ә менә Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры артистлары "Иске ел бирешми" исемле әкиятен карагач, чын тылсым ияләренең нинди икәнен үз күзебез белән күрдек. Район мәктәпләре укучылары өчен әзерләнгән бу әкият - тамаша балаларга...

"Мин тылсымчы түгел. Мин әле өйрәнәм генә", - ди балачактан бик якын бер әкият герое. Ә менә Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры артистлары "Иске ел бирешми" исемле әкиятен карагач, чын тылсым ияләренең нинди икәнен үз күзебез белән күрдек.

Район мәктәпләре укучылары өчен әзерләнгән бу әкият - тамаша балаларга гына түгел, хәтта өлкәннәргә дә бик ошады. Башланган минутыннан сихри мизгелләре белән үз эченә алып кереп китеп, бер тында карала торган итеп әзерләнгән ул. Монда балалар үзләре дә әкият геройлары белән сәяхәт итә, матурлыкны күрә белергә өйрәнә, явызлыкның һәрвакытта да җиңелүе, ә яхшылыкның өстен чыгуына кабат инана. Әкиятнең төп максаты да әнә шул бит инде.

... Урман җәнлекләре бергәләп җыелышып, Яңа елны каршыларга әзерләнә. Барысының да күңелләре шат, уйныйлар, шаярышалар. Тик көтмәгәндә үткән елның символы булган Ат белән киләсе елның хуҗасы Кәҗә арасында тавыш килеп чыга. Атның билгеле тәхеттән китәсе килми, ә менә Кәҗә малының нинди икәне үзегез дә беләсез. Менә шуннан башлана инде бәйрәм хикмәтләре. Барысынг да сөйләп бетерсәм, кызыгы бетәр, әлеге тамашаны үзең күрү кирәк. Шунысын гына әйтә алам, әлеге әкияттә данлыклы Мойдодырның да катнашуы аның тылсымын тагын да арттырып җибәрә. Гади генә Мойдодыр түгел ул - сабыннар патшасы. Күбек белән ниләр генә кыланмый да, аны нинди генә кыяфәтләргә кертми.

Ошадымы? - дип сорыйм әкиятне сыйныфташлары белән бергәләп караган улымнан. Ничек кенә әле, шәп булды, - ди ул. Нәрсә белән булса да гаҗәпләндерүе бик авыр булган заман баласының шулай дип җавап бирүе үзе үк иң югары бәя дип уйлыйм мин. Ә спектакльдә катнашучы яшь артистлар - Дамир, Фаяз, Нияз, Рәзинә, Сиринә, Рәсим, Раиль, Айзил, Зөһрә, шулай ук Кыш бабай белән Кар кызы ролендәге Зиннур белән Гүзәлгә бары "Афәрин!" генә диясе кала. Алар чыннан да чып-чын тылсымчылар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев