Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә кече һәм урта эшмәкәрлек киң җәелеш алды

"Илдәге кризиска карамастан, республикада эшмәкәрлеккә ярдәм чараларының берсе дә кыскартылмады", - диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәшит Радик улы Шаһидуллин. Бәхәссез факт - Миңнеханов стратегиясе эшмәкәрлекне җәелдерүнең ышанычлы гарантиясе булып тора. Татарстан лидеры муниципалитетлар алдында кече һәм урта эшмәкәрлекне актив җәелдерү бурычы куя. Әтнә районында да бу яктан күп...

"Илдәге кризиска карамастан, республикада эшмәкәрлеккә ярдәм чараларының берсе дә кыскартылмады", - диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәшит Радик улы Шаһидуллин. Бәхәссез факт - Миңнеханов стратегиясе эшмәкәрлекне җәелдерүнең ышанычлы гарантиясе булып тора. Татарстан лидеры муниципалитетлар алдында кече һәм урта эшмәкәрлекне актив җәелдерү бурычы куя. Әтнә районында да бу яктан күп эшләнә. - Районда эшмәкәрлек киң җәелеш алды. Дөрес, кемнедер аерып күрсәтү урынлы булмас. Бездә сәүдә, азык-төлек сәнәгате, аеруча кондитер ризыклары җитештерү өлкәләре әйдәп бара, - ди Рәшит Шаһидуллин. Монда эшмәкәрлекнең төп өлеше кече һәм урта эшмәкәрлек булуын да билгеләргә кирәк. Әлбәттә крестьян-фермер хуҗалыкларын да телгә алырга була. Әмма бездә җитештерүче авыл хуҗалыгы кооперативларының роле гаять зур шул. Авыл хуҗалыгы продукциясенең зур күпчелеген нәкъ менә алар җитештереп сата. Алар фонында крестьян-фермер хуҗалыклары өлеше, ничектер, югалып кала. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары бездә җитештерүчеләргә күбрәк ярдәм күрсәтелүен билгеләде. Моның шулай булырга тиешлеген һәркем аңлыйдыр. Югыйсә, кайдадыр читтә җитештергәнне сатып кына төбәктәге тормыш дәрәҗәсе алга китә алмый. Рәшит Шаһидуллин исә, районда җәелеш алган аерым җитештерү өлкәләрен дә искә алып үтте. - Югарыда телгә алганнардан тыш, бездә сэндвич-панель, керамзит блок, плитка, бетон боҗралар - кыскасы, төзелеш өлкәсендә кулланыла торган товарларны җитештерү дә шактый үсешкә иреште, - ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев