Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә «Күңел чыңы» үзенә җыйды

Районыбызда өченче аен эшләп килүче "Күңел чыңы" түгәрәгенең чираттагы утырышы узды. Очрашырга бу юлы сәбәп­ләр җитәрлек иде: түгәрәгебезнең актив иҗат итүчесе Гөлүсә Батталованың «Бер йотым бәхет» дип исемләнгән китабы чыкты. Билгеле инде бер кешене генә тыңлап утырмадык. Кызганыч, әле түгәрәккә йөрүчеләр - барыбыз да җыйнала алмадык, мәшәкатьләр табылып кына тора....

Районыбызда өченче аен эшләп килүче "Күңел чыңы" түгәрәгенең чираттагы утырышы узды. Очрашырга бу юлы сәбәп­ләр җитәрлек иде: түгәрәгебезнең актив иҗат итүчесе Гөлүсә Батталованың «Бер йотым бәхет» дип исемләнгән китабы чыкты. Билгеле инде бер кешене генә тыңлап утырмадык. Кызганыч, әле түгәрәккә йөрүчеләр - барыбыз да җыйнала алмадык, мәшәкатьләр табылып кына тора. Түгәрәк әнә шуларны оныттырды. Өлкән иҗатташ дустыбыз, киңәшчебез Илсур абый Шакировны тыңладык. Райлә Корбанова, Райлә Нигъмәтҗанова, Гөлүсә Галимҗанова, Фидаил Кадимов та үзләренең иҗатлары белән таныштырып үттеләр. Мөнир Шакиров сүзләренә язылган өч җырны тыңлап куандык. Киләчәккә планнар кордык… Теләгегез булса, сез дә безгә кушылыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев