Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә координацион киңәшмә узды

Район прокуроры каршында координацион киңәшмәнең чираттагысы узды. Киңәшмәдә Әтнә районы прокуроры, юстиция өлкән киңәшчесе Нурия Сабирҗанова, Россия Эчке эшләр министрлыгының Әтнә районы буенча бүлек начальнигы, милиция подполковнигы Ленар Минһаҗев, Дәүләт алкогольинспекциянең Арча территориаль органы начальнигы Б.Кадыров, Әтнә районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәшит Шаһидуллин, Россия Эчке эшләр министрлыгының Әтнә районы...

Район прокуроры каршында координацион киңәшмәнең чираттагысы узды. Киңәшмәдә Әтнә районы прокуроры, юстиция өлкән киңәшчесе Нурия Сабирҗанова, Россия Эчке эшләр министрлыгының Әтнә районы буенча бүлек начальнигы, милиция подполковнигы Ленар Минһаҗев, Дәүләт алкогольинспекциянең Арча территориаль органы начальнигы Б.Кадыров, Әтнә районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәшит Шаһидуллин, Россия Эчке эшләр министрлыгының Әтнә районы буенча УПП, ПДН һәм административ практика хезмәткәрләре катнашты. Көн тәртибе буенча төп мәсьәлә - "Әтнә муниципаль районы территориясендә алкоголь һәм составында спирт булган продукцияне законсыз сату очракларын ачыклау буенча эш оештыру" булды. Биредә район прокуроры чыгышы игътибарга лаек. Ул үз чыгышында: "Мондый очракларны алкоголь продукция сату оештырылмаган торак пунктларда ачыклауны оештырырга кирәк", - дип билгеләде. Ленар Минһаҗев бу уңайдан уздырылган тикшерү нәтиҗәләре белән таныштырды. Ә бит бу очракта җитди җаваплылык каралган. Куркынычсызлык таләпләренә җавап бирми торган хезмәт күрсәткән яки андый товарны җитештергән, саклаган, күчергән яисә саткан өчен 238нче маддә нигезендә җавап бирергә туры киләчәк.

Соңыннан район прокуроры киңәшмәдә катнашучыларга, авыл җирлеге башлыкларына күрсәтмәләр бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев