Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә кош атучыларга бер сүз

Без сезне тыңлыйбыз Ник атасыз ул кошларны? «Берегез дә ач түгел бит, ник кошлар рәнҗешен җыясыз, дип чыгып кычкырасым килә. Иртәнге сәгать өчтән ата башлыйлар, «шарт та шорт», сугыш бара диярсең, бер гөнаһсыз кошлар җанын кыялар. Ерак юлларны үтеп туган якларына кайткан, оя корган казларны безнең бәгырьсезләр юк итәләр. Ни...

Без сезне тыңлыйбыз

Ник атасыз ул кошларны?

"Берегез дә ач түгел бит, ник кошлар рәнҗешен җыясыз, дип чыгып кычкырасым килә. Иртәнге сәгать өчтән ата башлыйлар, "шарт та шорт", сугыш бара диярсең, бер гөнаһсыз кошлар җанын кыялар. Ерак юлларны үтеп туган якларына кайткан, оя корган казларны безнең бәгырьсезләр юк итәләр. Ни ите бар икән ул мескенкәйләрнең,шул кадәр ач микән ул аучылар, елның елында шул хәл. Атарга рөхсәт бирүче кешеләренә ни әйтер идем. Ничек куллары күтәрелә икән..."- әнә шулай дип шалтыратты бер газета укучыбыз.

Исемен сорап та тормадым, чөнки җанын кая куярга белмичә телфоннан шалтыратучылар, мәкалә язучылар саны аз түгел, барыбызны да борчый бу хәл. Казларны атып, машинасы янына тезеп салып сокланучыларны күргәч үзебездә дә нәфрәт хисе көчәя. 28 апрельгә кадәр ау сезоны башланганын яздык, дөрес рөхсәт язулары да бардыр, тик кабул итеп булмый, чөнки канун белән беркетелмәгән законнар да бар. Намус дигәннәре дә бар кешедә дә югалып бетмәгән...

"Ашыт" сакланышы инспекторы Рәшит Әхмәтҗанов белән дә сөйләштек бу хакта: "Ит ашап туеп, кызык эзләп йөргән кеше ата инде ул казларны, ачның кулы күтәрелми кошларга. Безнең сакланыш территориясендәге кошларны ату катгый тыела, безнекеләр сак астында, аучылар басуларда аталар, авыл кешеләренә әнә шул аткан тавышлар ишетелә. Нәрсә әйтим, һәр кешенең үз намусы, үз язмышы... җан кыю бит инде бу", - ди ул. Шулайдыр, рәнҗеш җыеп рәхәт яшәп булмыйдыр.

Ислам дине ничек карый бу вәхшилеккә, шәригать законнарыбар, кеше аңына үтәрлек үтемле сүз сорап, Казан шәһәренең баш казые Мәхмүт Шәрәфетдингә еш мөрәҗәгать итәм. Кошлар ату хакында да сөйләштек, хәзрәт җибәргән язманы укып карагыз әле, булган хәл бу, гыйбрәт алып кеше ялгышларын кабатламыйк. Ул дәрәҗәдә үк бәгырьсез түгел бит әле без...

 

Ләкләк каргышы

(Тормыш хәле)

Бу хәл мари авылларының берсендә булган. Авыл исемен һәм вакыйгага катнашы булган кешеләрнең исемнәрен язмауны хәерлерәк дип күрдек.

Дустыбыз Ирек сөйли: безнең авыл башында бер гаилә бар. Дөресрәге бар иде, хәзер инде буш йортлары гына калды. Шул йортта бер хатын һәм аның ике малае яшәп яталар иде. Бер малае -30, икенчесе 14-15 яшьтә иде. Безнең авыл тирәсендә ләкләкләр бик күп, алар, үзегез беләсез, зур-зур оялар коралар. Бу гаиләнең ишегалдында үсә торган бер агачта да ләкләк оя корган, шунда балаларын чыгарып яши торган була. Матур җәй көнне ишегалдында әниләре белән утырып торганда, кече малае ләкләк оясына менеп, балаларын алып төшә (нигәдер- монысын Аллаһ кына белә) һәм аларны җәберли башлый. Кош балалары кулында җан биргәч, аларны йортларыннан ерак булмаган елгага ташлый. Аннан соң ояларын да туздырып төшә. Әнисе һәм әлеге егетнең абыйсы аның бу кыланмышына битараф калып, хәтта елмаеп утыралар. Кунакка килгән дәү әтиләре: "Тимәгез кошларга", - дисә дә, аның сүзен берәү дә тыңламый. Бу хәлләрдән соң, күп дигәндә, бер-ике атна узгач, ләкләкнең оясын туздырган малай су коенырга барган җиреннән суга бата. Бу хәбәрне җиткергәч, улымны судан табып, алып чыгам, дип, әниләре дә суга сикерә һәм ул да батып үлә. Икесенең дә мәетен табып алып күмгәч, кырыклары да узмаган була әле, 30 яшьлек уллары ап-аек килеш, ишегалдында дәү әтисе белән көнбагыш ашап утырганда, кинәт кенә төкереге белән тыгыла һәм җан бирә. Хастаханәдә ярып карасалар, хәйран калалар: көнбагыш кисәге белән түгел, ә төкерегенә тончыгып үлгән була ул. Йорт бушап кала. Безнең авылда бер Аллаһка бирелгән, зекер тәсбихта яшәгән бер әби бар. Ул: "Ләкләк башка кошлардан бәхет таратуы белән аерылып тора. Ул бер җиргә дә болай гына килеп урнашмый. Әгәр бер җиргә килеп урнашкач, аны яхшы кабул итсәләр, ул нигездә бәрәкәт, бәхет-сәгадәт була. Әгәр берәр йортта рәнҗетсәләр, ул җиргә хәсрәт килә",- дип аңлатып, бу гаиләнең дә шушы хәлгә дучар булуларын ләкләк оясын туздырып, балаларын үтерү белән бәйли. Бу, чыннан да, шулаймы икән, дин күзлегеннән чыгып, җавап бирсәгез иде. Бу сорауга җавап биргәндә шикләнмичә шуны әйтеп була: ләкләк кенә түгел, дөньяда бер генә җан иясен дә сәбәпсез рәнҗетергә ярамый. Сәбәпсез рәнҗеш алган кеше үзенең кулы белән үзен хәсрәт чокырына этеп төшерә. Кешеләр тирәсендә яшәгән хайваннар зарар китергән очракта гына, берәр зур зыян ясаган очракта гына, аларга кул күтәрергә рөхсәт ителә. Әмма бу очракта да ничектер йомшаклык белән, аларның җаннарын кыймыйча, ул хайваннарның зарарларыннан үзеңне сакларга кирәк. Бер генә күз яше дә, сәбәпсез, гаепсез түгелгән бер генә кан тамчысы да болай гына юкка чыкмый. Барысы да күз яшен агызган һәм кан түккән кешенең үзенә кайта. Шуңа күрә югарыда сөйләнгән вакыйгадан чыгып, азакта бирелгән сорауга җавап бик кыска итеп, бу гаилә ничек ләкләк балаларын үтереп, суга ыргыткан булсалар, үзләре дә шулай үлгән, ояларын ничек туздырган булсалар, үз йортлары да шулай буш калган. Бу барыбыз өчен дә бик зур гыйбрәт, җәмәгать.

Ач калмаган очракта кыр казларын атып үтергән кешеләр зур гөнаһ эшләгән булалар һәм гади генә әйткәндә кыргый хайваннардан да түбән дәрәҗәгә төшәләр, чөнки кыргый хайваннар да тук булсалар, беркемнең канын түкмиләр.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев