Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә кошларны каршы алдылар

Яз - ел фасылының иң матуры, иң күңеллесе. Көннәр бераз озыная башлагач, кояш туры карап елмая. Яктысы һәм җылысы белән бар табигатьне үз кулына ала. Ләкин җылы яктан кошлар кайтмыйча, яз әле яз була алмый. Иң беренчеләрдән булып туган ягына кара каргалар очып кайта. Татар халык сынамышында да " Кара...

Яз - ел фасылының иң матуры, иң күңеллесе. Көннәр бераз озыная башлагач, кояш туры карап елмая. Яктысы һәм җылысы белән бар табигатьне үз кулына ала. Ләкин җылы яктан кошлар кайтмыйча, яз әле яз була алмый.

Иң беренчеләрдән булып туган ягына кара каргалар очып кайта. Татар халык сынамышында да " Кара карга килдеме, язны каршыла", дип әйтелә. Аларның тавышы табигатьне тирән йокысыннан уята кебек.

Яз бәйрәмнәргә дә бик бай. Шуларның берсе "Кошлар көне". Тарихка күз салсак...

1906 нчы елдан башлап дөньякүләмендә Халыкара кошлар көне үткәрелә.1906 нчы елның 1 нче апрелендә кошларны саклау буенча Халыкара конвенциягә кул куела, ә Россия моңа 1927 нче елда кушыла. Шулай итеп, безнең илдә 1927 нче елның 1 нче апреленннән башлап кошлар көнен үткәрү традициягә кергән.

Бездә дә бу бәйрәмне уздыру матур традициягә әйләнгән. Быелгысы елда ул аеруча зурлап билгеләп узылды. Безнең бәйрәмгә нур өстәп "Ашыт" заказнигы хезмәткәрләре Рәшит Әхмәтҗанов белән Гөлнара Габдрахмановалар килгән иде. Бәйрәмгә биология укытучысы Гүзәл апа белән алдан ук әзерләнә башладык. Берсеннән - берсе матур сыерчык оялары, кош рәсемнәре ясадык. Иң матур сыерчык ояларын, рәсемнәрне башлангыч класс укучылары эшләгән булып чыкты. Әти-әни ярдәме белән эшләгән бу оялар сыйфатлы булулары белән аерылып тордылар. Һәр укучының хезмәте грамоталар белән бүләкләп узылды. Бу ояларның һәркайсы хуҗалы булыр, кошлар сайрап рәхмәтләрен әйтерләр сезгә, дип ышанып каласы килә.

Кошларга багышланган бәйрәмебез КВН формасында үтте. КВН да төп катнашучылар 5,7,8 сыйныф укучылары иде. Без "Пингвиннар" һәм "Бөркетләр" командаларына бүленеп ярыштык. Башта үз командабыз белән таныштырдык. Кошларга багышланган күптөрле сорауларга безгә җавап табарга туры килде. Дөньяда нинди генә кош юк икән! Безгә аларны рәсеменнән, сайрауларыннан танырга туры килде. Кошларга багышланган математик мәсьәләләр дә чиштек. "Кошлар сәнгатьтә" дигән бүлек сораулары да үзенчәлекле иде. Алар белән бәйле музыка әсәрләрен тыңладык.

Кичә кошлар турындагы җырлар, шигырьләр сөйләү белән үрелеп барды. Ярышта "Пингвиннар " командасы белемлерәк,җитезрәк булып чыкты һәм жюри аларны җиңүче дип билгеләде.

Кичә ахырында Рәшит абый командаларга бүләкләр тапшырды, иң белемле укучыны да билгеләп үтте. Әлбәттә, кошлар турында күп белүче укучы исеменә лаек дип безнең командирыбыз Самигуллин Рәзил табылды. Кичә бик күңелле узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев