Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә көрәш бәйгесе узды

Кубок - Мәңгәрдә " Ашыт" мәдәният һәм спорт комплексында укучылар арасында узучы спартакиада кысаларында 1998 һәм аннан да яшьрәкләр арасында көрәш бәйгесе үтте. Бәйге 8 үлчәү категориясендә үткәрелде. Әлеге бәйгедә барысы 70 кә якын укучы катнашты. Һәр мәктәп кулдан килгәнчә әзерләнеп, команда туплап килгән. Шунысын да искәртеп үтү кирәктер, "Ашыт"...

Кубок - Мәңгәрдә " Ашыт" мәдәният һәм спорт комплексында укучылар арасында узучы спартакиада кысаларында 1998 һәм аннан да яшьрәкләр арасында көрәш бәйгесе үтте. Бәйге 8 үлчәү категориясендә үткәрелде. Әлеге бәйгедә барысы 70 кә якын укучы катнашты. Һәр мәктәп кулдан килгәнчә әзерләнеп, команда туплап килгән. Шунысын да искәртеп үтү кирәктер, "Ашыт" комплексы ачылу район спорт сөюче яшьләребезнең физик күнегүләргә игътибар артуга көчле этәргеч бирде. Әлеге бәйгедә җиңүчеләрнең дә күбесе бирегә көрәш түгәрәгенә йөрүче егетләр. Ә хәзер нәтиҗәләргә күз салыйк: 25 килограмм 1 урын - Филатов Айзат, Мәңгәр; 2 урын - Сабитов Эмиль, Мәңгәр; 3 урын - Саитгараев Тимур, Бәрәзә. 28 килограмм 1урын - Хөснетдинов Әнис, Бәрәзә; 2 урын- Ахметшин Әнис, Мәңгәр; 3 урын -Хамидуллин Раниф, Бәрәскә. 32 килограмм 1 урын- Шакиров Риназ, Мәңгәр; 2 урын- Гатауллин Марат,Комыргуҗа; 3 урын- Мавлиев Илшат, Күңгәр. 36 килограмм 1 урын- Сәләхетдинов Рәсим, Мәңгәр; 2 урын- Гыйләҗев Адель, Күәм; 3 урын - Закиров Хәлим, Шашы. 40 килограмм 1 урын-Мусин Марсель, Мәңгәр; 2 урын- Хакимов Даниф, Шашы; 3 урын - Тазиев Наил, Шашы. 50 килограмм 1 урын - Хакимов Рүзәл, техникум; 2 урын - Фәхриев Булат, Комыргуҗа; 3 урын - Бәширов Булат, Шашы. 60 килограмм 1 урын - Сираҗиев Нуршат, Күәм; 2 урын - Сираҗиев Ранис, Күәм; 3 урын- Рәхмәтуллин Рамис, техникум. 60 килограммнан да артыграк 1 урын- Кәримов Инсаф, техникум; 2 урын - Хисматуллин Фарил, Бәрәскә; 3 урын - Шәмсиев Нияз, техникум. Командалар арасында - беренче урынга лаеклы рәвештә Мәңгәр командасы ия булды. Икедә- Бәрәскә, өчтә- Шашы, дүрттә- Комыргуҗа командасы калды. Бәйгенең иң яшь көрәшчесе исеменә Сәләхетдинов Раяз, ә иң матур көрәш алымнарын күрсәтүче яшь көрәшче исеменә Сабиров Эмиль лаек булды. Алар икесе дә Мәңгәрдән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев