Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә кул эшләре күргәзмәсе

Күптән түгел Түбән Көек авыл китапханәсендә шушы исемдәге күргәзмә оештырылды. Күргәзмәне китапханә мөдире Әхмәдуллина Эльмира әзерләде. Әлеге күргәзмәдә авылда яшәп гомер итүче гүзәл, эшлекле ханымнарның кул эшләре урын алды. Катнашучыларның иҗат җимешләреннән оештырылган күргәзмәдә нәрсә генә юк : чигелгән картиналар, диван-урындыкларга япмалар, вазадагы чәчәкләр - җәй көне өй түрләрендә үсеп...

Күптән түгел Түбән Көек авыл китапханәсендә шушы исемдәге күргәзмә оештырылды. Күргәзмәне китапханә мөдире Әхмәдуллина Эльмира әзерләде. Әлеге күргәзмәдә авылда яшәп гомер итүче гүзәл, эшлекле ханымнарның кул эшләре урын алды. Катнашучыларның иҗат җимешләреннән оештырылган күргәзмәдә нәрсә генә юк : чигелгән картиналар, диван-урындыкларга япмалар, вазадагы чәчәкләр - җәй көне өй түрләрендә үсеп утырган чәчәкләрне хәтерләтә иде, кофта, свитер һәм итәкләрдә, косынка, тапочка, оекбаш һәм бияләйләрдә бер бизәк тә кабатланмаган, һәр кеше үз фантазиясеннән чыгып искиткеч бәйләм өлгеләре иҗат иткән. Барысы да үзенчә игътибарга һәм мактауга лаек. Фантазияне эшкә җигеп, бөтен булган осталыкны кулланып, зәвык белән башкарылганнар. Һәрберсен озаклап сокланып карап торырлык.

Хәйруллина Нурдидә, Шигапова Нурсия, Фазылҗанова Әлфинур апалар, Юсупова Эльмира, Мухаметгалиева Ләйсән, Зарипова Рүзия, Розалия һәм Илзирә Заһидуллиналарның алып килгән кул эшләренә осталарның күз нурлары, күңел җылысы кушылган. Кешенең мөмкинлекләренең, табигать тарафыннан бирелгән сәләтләренең иге-чиге юк. Кул эшләренең төрлелеге, матурлыгы, зәвык белән эшләнеше сокландырды. Гади куллар белән шулкадәр камил әйберләр ясап була дип гаҗәпләнәсең хәтта. Күргәзмәне карагач, андагы матурлыкны күреп, җаныбызга рухи азык алдык.

Соңыннан кул эшләренең авторлары китапханәгә кунакка чакырылды. Кунакка да буш кул белән килмәгән авылым уңганнары. Алар әзерләгән ризыклар авызда эреп тора иде. Менә шулай безнең хатын-кызларыбыз - кунакчыл, тырыш, эшчән, кайчак шук, шаян, кирәк чакта өлгер, булдыклы алар. Үзләре пешереп алып килгән ризыклар белән чәй өстәле янында бәйләү серләре буенча үзләренең фикерләрен әйттеләр, ул арада үзләренең алып килгән тәмле ризыкларының рецептлары белән алыштылар. Китапханәдә булган фотоларны карап, яшьлекләрен искә төшерделәр. Яшь вакытларында аулак өйләрдә ничек итеп бәйләү ярышлары оештырулары һәм уйнаган уеннары турында кызык итеп сөйләделәр.

Бәйрәм кичәсенә килүчеләр бер-беребезнең эшләре белән сокланып, киләчәктә дә мондый чараларны еш уздырырга кирәк һәм киләсе очрашуда авылыбызның данлыклы өлкән буын артистларыбызны да чакырырга кирәк дигән фикергә килдек. Ул вакытка тагын да сыйфатлырак эшләребезне алып килергә, камилләшү өстендә эшләргә сүз биреп таралыштык. Китапханә мөдире Әхмәдуллина Эльмирага шундый эчтәлекле, кызыклы ял оештырганы өчен зур рәхмәтебезне белдердек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев