Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә һәлак булган якташ-әфганчыны истәлегенә хоккей турниры узды

Күшәр авылында туып-үскән, Әфганстанда хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган якташыбыз Рүзәл Хәйруллин истәлегенә, районның мәктәп укучылары арасында хоккей бәйгесе узды.

Ярыш Күәм урта мәктәбе бозында үтте. Яшь хоккейчылар өлкәннәргә бер дигән алмаш үсеп килүен тагын бер кат исбатладылар. Киеренке барган уеннардан соң мәйдан хуҗалары - Күәм командасы I урын яулады. II урынны Бәрәскә командасы алды. Күшәр һәм Күңгәрнең берләштерелгән командасы III урында булды. IV урында Әтнә командасы калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев