Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә: “Ленин” - “Ленин” инде ул!

Авыл хуҗалыгы кооперативының җыелышы җитәкчесе Илгиз Хәйруллинның залдагыларга: "Хуҗалыкның хуҗалары - Сез. Ә бу җыелыш - иң югары орган", - дип мөрәҗәгать итүеннән башланды.

Башта Түбән Бәрәскә авыл җирлеге башлыгы Сәид Әхмәдуллин ел дәвамында башкарылган эшләр белән таныштырды: монда референдум белән расланган үзара салым күләмен бер кешедән 1000 сум итеп билгеләгәннәр. Ә чүп-чарны инде 4нче ел шәхси хуҗалыклар капчыкларга тутырып капка төбенә чыгарып кую юлы белән җыйныйлар. Зуррак чүпләре булучылар өчен капка төбенә трактор арбалары куялар. Башка авыл җирлекләренә үрнәк бу!

- Алга план куйган булмады, тик һәрвакыт һәр продукцияне үзкыйммәтне күз алдында тотып җитештерәбез, - диде Илгиз Вилдан улы. Хәер, нәрсәдер сөйләп торасы да юк кебек: "Ленин" - "Ленин" инде ул! Шуны әйтү дә җитә, 2014 ел нәтиҗәләре буенча биредә рентабельлек 37,2 % тәшкил иткән.

...Кайчан да булса хуҗалык җитәкчесенең колхозчылар алдында гафу үтенгәнен ишеткәнегез бармы? Ә менә Илгиз Хәйруллин: "Гаепсезгә гөнаһ кылган, кемнедер хаксызга рәнҗеткән булсам, кичерегез", - дип үтенде. Җитәкченең эшчеләргә карата гадел мөнәсәбәтенең ачык билгесе бу! Менә шул мөнәсәбәтнең хуҗалык икътисадына ясаган тәэсиренә күз салыйк. Узган елда хуҗалык 212 миллион 80 мең сум акча кереме алуга ирешкән. Колхозчылары уртача 19598 сум айлык хезмәт хакы алган. Хуҗалык хезмәт хакына барлык керемнең 28 процентын тоткан. Күз алды: техника яңарту, төзелеш алып бару биредә гаять киң колач белән барды. Җитәкче сүзләре белән әйтсәк: "Биредә 1 гектар җиргә техника тыгызлыгы иң бай саналган инвесторларныкыннан югарырак". Бер сыердан сөт саву - уртача 7441 килограмм, терлекнең тәүлеклек уртача үсеше - 813 грамм, җыеп алган ашлыкның уртача уңышы бер гектардан 35,5 центнер тәшкил итте... Бәлки кайбер хуҗалык җитәкчеләренә дә колхозчылары алдында гафу үтенеп караргадыр?! Ихлас булса, файдасын күрерсез, иншалла.

"Күп уңышларга район хакимияте ярдәмендә ирешелде", дип саный хуҗалык җитәкчесе. Әйтик, район башлыгы ярдәме белән сөтне югарырак бәядән саттылар. "Ленин"ның баш инженеры Таһир Садриев һәр төр техника белән бәйле чыгымнарны санап узды. Хәтта, урыннар билгеләгәндә дә, ягулык тоту һәм запас частьләр белән тәэмин ителешне исәпкә алганнар.

Район башлыгы Габделәхәт Хәкимов исә: "Бәрәзә-Бәрәскә ягы - районыбызның йөзек кашы. "Ленин" исә - республикада иң алдынгы хуҗалыкларның берсе", - дип билгеләде. Дөрестән дә, һәр нәрсә чагыштырганда ачык күренә. "Ленин"ны данлыклы "Вахитов", "Урал" хуҗалыклары белән чагыштырып, аларның өстенлекле якларын күрсәтеп, шуңа омтылырга өндәде. Шул ук вакытта халык сораган проблемаларны хәл итүдә - "Табиб амбулаториясе" яки ФАП, "Чиста су" программалары буенча ярдәм вәгъдә итте.

Ә куанган колхозчылар агымдагы елда да аз чыгымнар белән күп керем алырга дип карар кабул иттеләр. Моны хәл итү бертавыштан кабат хуҗалык рәисе итеп сайланган Илгиз Хәйруллин җилкәсенә төшә.

Җыелышның гаять күңелле мизгеле - аз санда булмаган алдынгыларны күп сумма биреп акчалата бүләкләү булды. Соңыннан сәхнәдә алар белән бергә район башлыгы Габделәхәт Хәкимов та фотога төште.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Үзләре бер