Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә өмә узачак

Чистарыныйк, вакыт җитте Татарстанда 1 апрельдән 31 майга кадәр тирә якны чистарту буенча санитар-экологик ике айлык бара. Шушы уңайдан 25 апрель көнне районыбызның барлык оешмаларында өмә игълан ителә. Бу турыда Олы Әтнә авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Илвир Галиев менә нәрсәләр сөйләде. - Өмә үткәрү турында барлык оешмаларга да хәбәр...

Чистарыныйк, вакыт җитте

Татарстанда 1 апрельдән 31 майга кадәр тирә якны чистарту буенча санитар-экологик ике айлык бара.

Шушы уңайдан 25 апрель көнне районыбызның барлык оешмаларында өмә игълан ителә.

Бу турыда Олы Әтнә авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Илвир Галиев менә нәрсәләр сөйләде.

- Өмә үткәрү турында барлык оешмаларга да хәбәр ителде. Шимбә көнне һәр оешма үз территориясен һәм үзенә беркетелгән урамнарны җыештырырга чыгачак. Урам дигәч тә, кеше капка төпләре турында сүз бармый. Поста йортлар, дамба кырыйлары, шулай ук объездной юл тирәләрен чүп-чардан арындырырга кирәк булачак. Шуңа да, шәхси йортларда яшәүчеләр капка төпләрен кемдер җыештырыр дип көтеп ятмыйча, үзләре чыгып җыештырырлар дип өметләнәсе килә. Өйдәге чисталык турында барыбыз да кайгырта, шул ук вакытта тирә ягыбыз чисталыгы читтә кала. Ә бит йорт хуҗасы турында фикер нәкъ менә капка төбеннән чыгып билгеләнә.

Дөрестән дә, эчендә җаны булган кеше үз капка төбенең, үзе яшәгән урамның чисталыгына битараф калмас. Бу яктан, мин яшәгән Олы Мәңгәр авылы җирлегендә чистарту эшләре оештырылуга бик җитди карыйлар. Быел да 1 апрельдән әлеге җирлектә урам һәм йорт яннарын чистарту буенча акция башланды. Чистарту акциясе барышында һәр хуҗалыкка үз йорт яннарын, капка төпләрен, урамнарны чүп-чардан чистарту, утыннарны һәм төзелеш материалларын капка төпләреннән алу, юынтык суларын, чүп-чарларны, тиресләрне урамга, елга һәм су буйларына ташламау, тиресләрне урам буйларына өймәү, мунча суларын урамга агызмау буенча махсус күрсәтмәләр таратылды. Аларда шулай ук янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү, чүпләрне якмау, йорт янында сулы савытлар булдыру турында да язылган. Һәр йорт хуҗасы мондый күрсәтмәне кул куеп ала, һәм чистарту акциясе барышында анда язылганнарны төгәл үтәргә тырыша. Бу бездә беренче ел гына эшләнми һәм елның елында Мәңгәр урамнары иң чиста урамнар буларак билгеләнеп барыла.

Эшне бу рәвештә оештыру бүтән авыл җирлекләре өчен дә үрнәк булып тора, минемчә. Үз тирә -ягыңны кемдер килеп җыештырып биргәнне көтү безнең татар халкына бөтенләй ят нәрсә. Иренмик, матурлыкны булдыру үзебездән тора бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев