Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә махсус операция уза

29 май көнне Бәдри Җиһаншин - Новая урамнары чатында Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе тарафыннан 16.00дән 18.00гә кадәр "Тоннель" операциясе үткәрелә. Бүлекчә җитәкчесе Рифат Нурмехәмәтов сүзләренә караганда, руль артына спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә утыручылар, йөртү хокукы булмаган килеш машина йөртүчеләргә аеруча игътибар ителәчәк. "Игътибар - балалар!" чарасы кысаларында, балаларны машинада...

29 май көнне Бәдри Җиһаншин - Новая урамнары чатында Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе тарафыннан 16.00дән 18.00гә кадәр "Тоннель" операциясе үткәрелә. Бүлекчә җитәкчесе Рифат Нурмехәмәтов сүзләренә караганда, руль артына спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә утыручылар, йөртү хокукы булмаган килеш машина йөртүчеләргә аеруча игътибар ителәчәк. "Игътибар - балалар!" чарасы кысаларында, балаларны машинада йөртү таләпләренең үтәлеше дә күз уңында булачак. "Штрафларны вакытында түләү турында онытмасыннар иде. Бу юридик затларга да кагыла. Алар мәҗбүри эшкә тартылмаса да, штрафны икеләтә күләмдә түләүдән котыла алмый. Электрон рассылка буенча мөрәҗәгать итүчеләр бик аз. Җәяүлеләр киемдә яктылык кайтаргыч элементлар булуга игътибарны киметмәсен. Йөртү хокукыннан мәхрүм ителүчеләр таныклыкларын вакытында китерсен иде. Күпме озаккарак сузасың, аны кире алу да шул вакытка арта бит", - ди ЮХИДИ җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев