Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә махсус режим

Көнүзәк мәсьәлә Чүпләрне якмагыз! Санитар чистарту икеайлыгы башланды. Һәм бу чор азрак хәвефләндерә дә, чөнки аз гына җыештыра башласак та чүпләрне ягарга күнеккән халык без. Ә агымдагы фасылда чүп, учаклар, кипкән үләннәрне ягу катгый тыела. Алдагы елларның хәвефле нәтиҗәләрен истә тотып, республикада 23 марттан башлап янгынга каршы катгый режим кертелде....

Көнүзәк мәсьәлә

Чүпләрне якмагыз!

Санитар чистарту икеайлыгы башланды. Һәм бу чор азрак хәвефләндерә дә, чөнки аз гына җыештыра башласак та чүпләрне ягарга күнеккән халык без.

Ә агымдагы фасылда чүп, учаклар, кипкән үләннәрне ягу катгый тыела. Алдагы елларның хәвефле нәтиҗәләрен истә тотып, республикада 23 марттан башлап янгынга каршы катгый режим кертелде.

- Карлар әкренләп эри, бер атнадан бөтенләй эреп бетәчәк, бар халык җыештыру эшенә керешәчәк. Шуны истә тотып, "Белмәдек", дип әйтмәсеннәр өчен, халыкны алдан кисәтәсебез килә: чүп-чарны да, корыган агач, үлән сабакларын да ягарга ярамый. Кайбер хуҗалыклар корыган үләннәргә ут төртеп җибәрәләр дә, алар янып бара - бу да катгый тыела, - дип кисәтә халыкны янгын куркынычсызлыгының Әтнә бүлеге җитәкчесе Илнур Гиндуллин.

"Ел да шулай дип кисәтәбез халыкны, зурлап язабыз, ә чүп-чар яндыру дәвам итә. Быел да шулай булыр, дип уйламыйсызмы? - дим. "Әйтеп киткәнемчә, янгынга каршы режим катгый, чүп-чар ягучыга акт төзеп, штраф салачакбыз, аз түгел, чүп-чар яккан кешегә 4000 сумнан башлана штрафлар күләме. Һәм бу өй тирәсендә ягучыларга гына да түгел, урман, куаклыклар тирәсендә учак ягып, шашлык пешерүләр дә тыела.",- дип аңлата белгеч.

  • Экологлар билгеләгән махсус урыннарда да ягарга ярамыймы?
  • Юк, чөнки ул урыннар ут кабу куркынычы зур булган җирләрдән 50 метр ераклыкта урнашырга тиеш, аның кадәр ераклык урман, куаклыкларда да, йорт биләмәләрендә дә була алмый. Бу режимның кайчан бетүе дә кызыксындырадыр, әлегә билгеле түгел, куркыныч беткәнче дәвам итәчәк.

Шулай булгач, ишетик, тыңлыйк, сакланыйк! Безнең иминлегебез үзебезгә кирәк.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев