Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә – Мәгариф министры Энгель Фәттахов

Мәгариф министры Энгель Фәттахов эш визиты белән Тукай исемендәге авыл хуҗалыгы техникумында булды. Әтнә техникумының лаборатор корпусына агымдагы елда капиталь ремонт каралган, бер лабораториягә генә дә түгел. Башланган эшләр барып чыкса, авыл хуҗалыгы белгечләре әзерләүче уку йортының уку бинасы да, актлар залы да, тулай торагы да яңартылачак. Тәрәзәләр, ишекләр, стеналар...

Мәгариф министры Энгель Фәттахов эш визиты белән Тукай исемендәге авыл хуҗалыгы техникумында булды.

Әтнә техникумының лаборатор корпусына агымдагы елда капиталь ремонт каралган, бер лабораториягә генә дә түгел. Башланган эшләр барып чыкса, авыл хуҗалыгы белгечләре әзерләүче уку йортының уку бинасы да, актлар залы да, тулай торагы да яңартылачак. Тәрәзәләр, ишекләр, стеналар үзгәртеләчәк, уку бинасының беренче катында хол булачак, хәтта коймалар да үзгәртелеп, үткәрү пункты төзеләчәк. Барын да алдан алы әйтеп бетерәсе килми, азрагы сер дә булып калсын.

Мәгариф министрын Әтнә районы башлыгы Габделәхәт Хәкимов, башкарма комитет җитәкчесе Фәрит Нуриев, техникум директоры Искәндәр Мөхәмәтгалиев озатып йөрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев