Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә минималь хезмәт хакы арта

Биредә 20,9 процентка арттыру турында сүз РФ Президенты Владимир Путин минималь хезмәт хакы күләмен (МРОТ) 2016 елның 1 июленнән 7500 сумга кадәр арттыру турындагы законны имзалады. Документ хокукый мәгълүмат рәсми порталында урын алган. Закон исә Дәүләт Думасы тарафыннан 17 майда кабул ителеп, Федерация Советы аны 25 майда хуплады. Шушы закон...

Биредә 20,9 процентка арттыру турында сүз


РФ Президенты Владимир Путин минималь хезмәт хакы күләмен (МРОТ) 2016 елның 1 июленнән 7500 сумга кадәр арттыру турындагы законны имзалады. Документ хокукый мәгълүмат рәсми порталында урын алган. Закон исә Дәүләт Думасы тарафыннан 17 майда кабул ителеп, Федерация Советы аны 25 майда хуплады. Шушы закон белән минималь хезмәт хакы күләме 20,9 процентка арта, бу исә аның хезмәт яшендәге кешеләрнең яшәү минимумының фаразлама күләме белән туры килүен 64,7 процентка кадәр арттыру мөмкинлеге бирә. Документ авторлары исәбе буенча, минималь хезмәт хакы күләме артуы 1 млн чамасы эшләүче кешегә кагыла. Аларның 87 проценты дәүләти һәм муниципаль учреждениеләрдә эшли, калганнары - икътисадның дәүләтнеке булмаган секторында.

Минималь хезмәт хакы күләмен арттыруны, "Бердәм Россия" партиясенең нәтиҗәле социаль сәясәте мәсьәләләренә багышланган форумында чыгышында Хөкүмәт рәисе Дмитрий Медведев йөкләгән иде.

http://tat.tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев