Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә мөмкинлеге чикле балалар Яңа ел каршылады

Әтнә районында мөмкинлеге чикле 55 бала махсус исәптә тора.

(Әтнә, 28 гыйнвар, "Татар-информ", "Әтнә таңы"). "Изгелек" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге, Укучылар йорты, спорт мәктәбе йөзендә районның башкарма комитеты алар өчен бик матур чара - Яңа ел каршылау бәйрәме оештырды, дип яза районның "Әтнә таңы" газетасы.

"Бәйрәмгә исәптә торучы балаларның яртысыннан күбрәге килгән иде. Балалар гына түгел, озата килгән ата-аналар да бик ошаттылар. Соңыннан әти-әниләр зур рәхмәтләрен җиткерделәр. Беренче тапкыр оештырдык, әмма соңгысы булмас", - дип хәбәр иттеләр "Изгелек"тән.

Монда Кыш бабай, Кар кызы, Яңа ел символы - сары эт, узып баручы ел символы - әтәч һәм алып баручылар балаларның күңелен күргәннәр. Уеннарда да, соңыннан да бүләкләр биргәннәр. Иң мөһиме - мөмкинлеге чикле балалар бәйрәмне бик яратып кабул иткәннәр, диелә район хәбәрендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев