Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә оешкан төстә... – республика газетасы яза

Ашламасыз чәчү - тозсыз аш пешерү Табигать игенчене көннән-көн шатландырырга тырыша. Кояш әлегә сирәк елмайса да, яңгырлар кар катламын киметкәннән-киметә. Урыны белән кардан бөтенләй арынган мәйданнар да күренгәли башлады. Шуны гына көткән Зәй, Яңа Чишмә, Чистай һәм башка кайбер район хуҗалыклары күпьеллыкларны тукландыруга кереште. Конкурста кем җиңә? Инде хәбәр итүебезчә,...

Ашламасыз чәчү - тозсыз аш пешерү Табигать игенчене көннән-көн шатландырырга тырыша. Кояш әлегә сирәк елмайса да, яңгырлар кар катламын киметкәннән-киметә. Урыны белән кардан бөтенләй арынган мәйданнар да күренгәли башлады.

Шуны гына көткән Зәй, Яңа Чишмә, Чистай һәм башка кайбер район хуҗалыклары күпьеллыкларны тукландыруга кереште. Конкурста кем җиңә? Инде хәбәр итүебезчә, республика хуҗалыклары алдына 1 апрельгә техника ремонтлауны төгәлләү бурычы куелган иде. Бу эшне узган елда ук башлаган хуҗалыклар әлеге вакыт кысаларына сыеша алды-алуын. Әмма проблемалы хуҗалыклар да байтак әле. 4 апрельдә хуҗалыкларның язгы кыр эшләренә әзерлеге буенча оештырылган республика конкурсы башланып китә. Ул 10 апрельгә кадәр дәвам итә.

Әлеге бәйге кысаларында хуҗалыкларда булган техниканың төзеклеге генә түгел, ягулык-майлау материаллары, ашлама туплау, запас частьлар булдыру, башка төрле әзерлек эшләре барышына нәтиҗә ясау белән берлектә, язгы чәчүне мөмкин кадәр кыска вакыт эчендә оештыру мәсьәләләре дә карала. Бу көннәрдә Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре районнардан кайтып керми диярлек. Министр урынбасарлары Николай Титов, Тәлгатъ Таһирҗанов, Ришат Хәбипов, Илдус Габдрахманов һәм башка белгечләр комиссия әгъзалары белән берлектә урыннарда булып, хуҗалыкларның язгы кыр эшләренә әзерлеген тагын бер кат күздән кичерә. Ике тапкыр арттырасы Министрлыктан алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, язгы кыр эшләрендә катнашырга тиешле техниканың барысы да диярлек әзерлек сызыгында яисә соңгы төзәтү эшләре бара. Шул исәптән тракторларның - 92, чәчү агрегатларының 98 проценты бүгеннән кырга чыга ала. Актаныш, Сарман, Азнакай, Тукай, Әтнә һәм башка кайбер район хуҗалыкларында техниканы язгы кыр эшләренә әзерләү эшләре аеруча оешкан төстә бара.

Тик менә урыннардан алынган хәбәрләргә караганда, хуҗалыкларда төрле сәбәпләр белән дистәләгән трактор, чәчү агрегатлары, башка төр техника төзәтелмәгән хәлдә кала бирә. Аеруча чит ил техникасына запас частьлар булмавы борчый. Гәрчә чит илнекенә алмашка запас частьларны үзебезнең завод-предприятиеләрдә җитештерә башласалар да, аларны сатып алу өчен шактый акча кирәк шул. Сүз уңаеннан, бездә бүген чит илнекен алыштыра алырлык бер меңнән артык запас частьлар җитештерәләр. Бәясе дә арзанрак. Дөрес, әлегә кайбер детальләрнең сыйфаты аксый, диләр. Тик шунысы гына: чит ил техникасына карата булган ихтыяҗны тулысынча канәгатъләндерү өчен тагын да берничә мең төрле запас частьны үзебездә җитештерү мөмкинлеге булдырасы бар. 88 процент читкә китә Хуҗалыкларда тиз арада хәл итәсе тагын бер проблема - ашлама туплау. Бу кадәресе дә төрле хуҗалыкларда төрлечә. Кайбер хуҗалыклар быел да нигездә дәүләт биргән ярдәмгә генә таянмакчы. Белгечләр әйтүенчә, быелгы һава шартларына караганда, мул уңышка исәп тотар өчен ким дигәндә гектарына 60 килограмм күләмендә ашлама кертү кирәк. Кызганыч, әлегә моның яртысын да туплый алмаган хуҗалыклар бар. Сәбәбе -әлеге дә баягы һаман да шул акчага барып төртелә. Югыйсә ашламасы үзебездә үк бар. Тик, ни хикмәттер, Менделеевскида җитештерелә торган югары сыйфатлы ашламаның 88 проценты... чит илләргә озатыла икән. Безнең ашлама аларга кирәгрәк булып чыга.

Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты галимнәре әйтүенчә, 1 килограмм ашлама уңышны уртача 4-5 килограммга арттыра ала. Хуҗалыкларга хәтта үзебездә җитештерелгән ашламаны да килограммын 45-48 сумнан тәкъдим итәләр. Көз көне ашлыкның килограммын 7-8 сумга сата алганда да (узган ел исә аның килограммы 4-5 сумга калган чаклары да булды), хуҗалыкка бер килограмм ашлама алыр өчен ким дигәндә 4 килограмм ашлык сатарга туры киләчәк. Хәер, бүгенге фаразлар тормышка ашса, киләсе көздә ашлыкның бәясе шактый артырга тиеш. Әйтик, бодайның килограммы 14 - 16 сумга җитәргә мөмкин, диләр. Димәк, киләчәктә мул уңыш алган хуҗалыкларның кереме артыр дигән өмет бар. Тик мул уңыш алыр өчен, иң элек язгы чәчү эшләрен оешкан төстә башкарып чыгу кирәк.

Камил Сәгъдәтшин

("Ватаным Татарстан", /№ 45, 02.04.2016/)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев