Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә ОСАГО проблемага әйләнәме?

без сезне тыңлыйбыз «Автогражданлык җаваплылыгы полисы белән проблема туды. Кайсы иминият компаниясенә барсаң да, «Элек бездә иминиятләнгән булсаң гына мөмкин, яисә, полислар юк», диләр.

Өстәвенә, машина өчен генә түгел, тормыш куркынычсызлыгы өчен дип өстәмә 2 мең сум тирәсе түләтәләр. Ник алай икән? Аннан соң беләсе килә: ОСАГОсыз йөргән өчен күпме штраф түләргә туры килер?" Исемен әйтергә теләмәгән ир-ат менә шундый сорау белән мөрәҗәгать итте. Аның сүзләренең хаклыгын, кирәк булса, мин дә раслый алам. Дөрестән дә шулай бу.

Иминият агентларының сезне кире борулары законлы түгел. Мондый очракта алар закон бозалар, үз хокукыгызны яклап прокуратурага мөрәҗәгать итегез. Ә иминият компаниясенә машинамны ОСАГО буенча иминиятләп бирегез дип мөрәҗәгать итегез. Закон нигезендә моны эшләргә тиешләр, чөнки шулай дип язылган.

Аңлыйм, иминият компанияләренең финанс хәлләре бик авыр, әмма аны җиңеләйтү халык исәбенә башкарылырга тиеш түгел. Күптән түгел республиканың бер газетасында Апас районында яшәүченең прокуратурага мөрәҗәгать итеп, сез әйткән 2000 сумны түләмичә калуы турында яздылар. Димәк, монысын да законны бозып, халык җилкәсенә аударалар.

Ә штрафларга килсәк, хәзер алары да аз түгел. Әгәр иминият полисыгыз тәртиптә, әмма үзең белән юк икән, 500 сум түләргә туры килер. Кайбер автомобильчеләр җәйге чорда гына йөриләр, шуңа күрә машинаны билгеле бер срокка гына иминиятлиләр. Бу очракта "дөрес булмаган вакытта" юлга чыккан өчен 500 сум штраф салачаклар. Йөртүче иминият полисына язылмаган булса да, 500 сум штрафка тартыла. Полисының срогы чыккан яки ул бөтенләй булмаучыга, 800 сум штраф каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев