Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә полигонга чүп китергәнгә штраф салмыйлар

Полигонга чүп китергәнгә штраф салмыйлар Соңгы вакытта Җөлби, Кече Әтнә юлларының, бер аларның гына да түгел, як-ягына пакет белән чүпләр ыргытып калдыра башладылар, район үзәгенең кайбер урамнарында да атна уртасында да капчыклы чүпләр пәйда булды. Моның күпчелеге башкан авыллардан китереп ташланган капчыклар. Аңлатырга да тырышып караучылар бар, янәсе полигонга менгезеп...

Полигонга чүп китергәнгә штраф салмыйлар

Соңгы вакытта Җөлби, Кече Әтнә юлларының, бер аларның гына да түгел, як-ягына пакет белән чүпләр ыргытып калдыра башладылар, район үзәгенең кайбер урамнарында да атна уртасында да капчыклы чүпләр пәйда булды. Моның күпчелеге башкан авыллардан китереп ташланган капчыклар. Аңлатырга да тырышып караучылар бар, янәсе полигонга менгезеп булмый, видео куйганнар, яздырып баралар, анда кергән чүп ташлаучыларга штраф суммасы бик зур, имеш. Алай түгел, чүпләрегезне туп-туры полигонга менгезегез, авыл өчен чүпләмәгәнгә рәхмәт кенә әйтерләр.

- Коммуналь хуҗалык бернинди дә штраф сала алмый, штрафны административ комиссия сала. Ә видеоны янгын куркынычсызлыгын саклау максатыннан куйдык, полигонга кереп яки янәшәсендә чүп яксалар, шырпы сызучылар булса, менә аларга зур штраф каралган. Чөнки узган ел андый очрак та булды. Күпчелек җыештырып бетерде, шуңа күрә чәршәмбе көнне чүп җыюдан туктыйбыз, элеккечэ җомга һәм дүшәмбе көннәрендә генә җыйнала. Агачлар киссәгез, зур габаритлы әйберләр ташлыйсыгыз булса, трактор арбасын калдыра, тиешле акчасын түлисез, килеп алып китә. Кечкенә машиналарга сыйса, үзегез полигонга менгезегез... Күтәрә алмаслык капчыклар чыгарсагыз, тракторчыга ярдәмгә үзегез чыгыгыз... - ди оешма җитәкчесе Рамил Сәфәров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев