Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә полиция Кыш бабае сабыйларга бүләк таратты

Республикада "Полиция Кыш бабае" акциясе үтә. Шушы акция кысаларында Әтнә эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре дә авыр хәлле гаиләдә тәрбияләнүче сабыйларга күчтәнәчләр таратты. Погонлы кыш бабайны һәм кар кызын күргәч, сабыйларның ничек шатланганын күрсәгез иде. Ә инде кулларына күчтәнәч пакетлар тоттыргач,башлары күккә тиде. Өйрәнгән шигырьләрен сөйләп тә күрсәттеләр. Шундый сөенеч китергәннәре...

Республикада "Полиция Кыш бабае" акциясе үтә. Шушы акция кысаларында Әтнә эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре дә авыр хәлле гаиләдә тәрбияләнүче сабыйларга күчтәнәчләр таратты. Погонлы кыш бабайны һәм кар кызын күргәч, сабыйларның ничек шатланганын күрсәгез иде. Ә инде кулларына күчтәнәч пакетлар тоттыргач,башлары күккә тиде. Өйрәнгән шигырьләрен сөйләп тә күрсәттеләр. Шундый сөенеч китергәннәре өчен, сабыйларны куандырганнары өчен әниләрдән үзләре дә бик күп рәхмәт сүзләре ишетте полицейскийлар. Шушы авыр заманда битараф калмыйча, нәниләрне куандырырга вакыт һәм мөмкинлек тапканнары өчен чыннан да бары рәхмәт кенә әйтәсе кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев