Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә "Притон-2017" старт ала

Спиртлы эчемлекләр яки тагын да куркынычрак - наркотиклар кулланган хәлдә эшләнгән җинаятьләр саны көннән-көн арта.

Статистикага күз салсак, кеше үлеменә китергән, я булмаса көчләү, кыйнау, урлашу белән бәйле җинаятьләр еш кына күмәкләшеп аракы эчүдән, дөресрәге, берничә кеше утырган табын артында килеп чыга. Аракы дигән "шайтан" авызга кергәч үзеннән үзе котырта башлый, сүз артыннан сүз китә. Йодрыклар йомарлана, талаш сугышка әйләнә. Ярый да бәргәләшеп кенә туктасалар. Юк шул, аянычрак тәмамланган оч­раклар бик күп.
Наркотик һәм психотороп матдәләрнең законсыз әйләнеше белән бәйле җинаятьләр һәм хокук бозуларны кисәтү, алкоголь, психотроп һәм наркотик матдәләрне күмәкләп куллану эшчәнлеге алып барган притоннарны ачыклау һәм исәпкә алу, учетта торучылар белән профилактик чаралар үткәрү максатыннан Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан республика буенча "Притон -2017" оператив чарасы үткәрү турында карар кабул ителде.
- 24-30 май көннәрендә узучы "Притон 2017" операциясе кысаларында спиртлы эчемлекләр куллану өчен күпләп кеше җыелган урыннарга аерым игътибар биреләчәк, - ди Эчке эшләр бүлегенең участок инспекторлары җитәкчесе Фәнис Низамиев.
- Район халкы да безгә ярдәмгә килер дип өметләнәбез. Тирә-күршегездә яисә сез булган урыннарда бер төркем затлар җыйнаулашып спиртлы эчемлекләр яисә наркотиклар куллануы турында мәгълүмат булган очракта 02 яисә 2-15-75 телефоннары аша хәбәр итәргә мөмкин.
Бу эшкә бөтенебез бердәм булып, кулны-кулга куеп тотынсак кына, уңай нәтиҗәләргә ирешербез. Тирә-юньдәгеләргә карата игътибарлы булыйк, ваемсызланмыйк. Бәла килеп чыкканчы, аны булдырмый калыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев