Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә Сабантуйга әзерлек эшләре бара

Әтнә районыенда татар халкының милли бәйрәмнәренең берсе булган Сабантуйга әзерлекк эшләре башланды. Башланды гына дию дә дөрес булмас, чөнки бәйрәмнең ачылышының бер күркәм мизгеле булган биюгә репетицияләр күптән бара. Инде киемнәрне дә алып кайтканнар. Быел Әтнә район үзәгендә Сабантуй - 4 июнь, авылларда 5 июнь көнне уза. Бүген дүшәмбе киңәшмәсендә...

Әтнә районыенда татар халкының милли бәйрәмнәренең берсе булган Сабантуйга әзерлекк эшләре башланды. Башланды гына дию дә дөрес булмас, чөнки бәйрәмнең ачылышының бер күркәм мизгеле булган биюгә репетицияләр күптән бара. Инде киемнәрне дә алып кайтканнар. Быел Әтнә район үзәгендә Сабантуй - 4 июнь, авылларда 5 июнь көнне уза.

Бүген дүшәмбе киңәшмәсендә Сабантуйга аерым басым ясалды. Чөнки әлеге зур, күркәм бәйрәмгә санаулы көннәр калып килә. Оешмаларга башкарыласы хезмәтләре хакында күрсәтмәләр бирелгән. Әзерлек бара. Моннан тыш, Сабантуй буласын мәйданны җыештыру эшләре дә дәвам итә.

- Сабантуйда сату итәргә теләге булган эшмәкәрләрнең барысы да кертелә. Бары тик спиртлы эчемлекләр сатылмаячак, - дип искәртеп үтте район башкарма комитеты җитәчесе Фәрит Нуриев.

Киңәшмәдә оешма территорияләрен чистарту, үскән үләннәрне чабу хакында да әйтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев