Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә салкынча, вакыты белән буранлы һава торышы дәвам итә

Бүген дә һава торышы әллә ни үзгәрми. Синоптиклар фаразына ышансак, безне аязучан болытлы (әлегә кояшлы) көн көтә, вакыты белән кар ява, күз күреме 500-1000 метр тәшкил итә. Автотранспорт йөртүчеләр моңа алдана күрмәсеннәр, алда баручы машинадан күтәрелгән кар җил исәбенә күз күремен нык киметә. Каршы яктан килүче транспортны чамалап булмый хәтта....

Бүген дә һава торышы әллә ни үзгәрми. Синоптиклар фаразына ышансак, безне аязучан болытлы (әлегә кояшлы) көн көтә, вакыты белән кар ява, күз күреме 500-1000 метр тәшкил итә. Автотранспорт йөртүчеләр моңа алдана күрмәсеннәр, алда баручы машинадан күтәрелгән кар җил исәбенә күз күремен нык киметә. Каршы яктан килүче транспортны чамалап булмый хәтта. Шуңа күрә юлларда аеруча сак булыгыз, тизлекне дә киметү кирәк. Өстәвенә юлларда элеккечә үк бозлавык саклана. Температура 0-5 градус суык булачак дип вәгъдә итәләр.

Иртәгә каршы төндә 7-12 градус салкын булыр диләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев