Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә штрафлар. Вакытында түләмәсәң, арест салалар...

Россия Федерациясе административ хокук бозулар турындагы кодексның 20.25 маддәсе, I өлеше буенча, административ штрафны кодекста каралган тиешле срокта - карар көченә кергәннән соң, 60 көн эчендә түләмәгән өчен административ җаваплылык каралган.

Әлеге маддә буенча вакытында түләмәгән өчен билгеләнгәнгә карата икеләтә, әмма бер мең сумнан да ким булмаган күләмдә штраф яки 15 тәүлеккә кадәр административ арест салына, яисә, 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр билгеләнә.

2014 елны районның 44 кешесе административ штрафны гамәлдәге законнарда каралганча вакытында түләмәделәр, нәтиҗәдә Россия Федерациясе административ хокук бозулар турындагы кодексның 20.25 маддәсе, I өлеше нигезендә административ җаваплылыкка тартылдылар. Административ эшне гадел һәм вакытлы карау йөзеннән районның 3 кешесенә карата административ тоткарлау гамәле кулланылды, әлеге затлар тоткарланучылар камерасына урнаштырылдылар. Җәмәгать судьясы карары белән әлеге затларга карата 1-3 тәүлеккә административ арест кулланылды. Шулай ук судья карары буенча районның 33 кешесенә административ штраф салынды, 4 кешегә - мәҗбүри эшләр билгеләнде, 7 кешегә административ арест салынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев