Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә "Скандинавская ходьба", сәпидтә чабу һәм бассейн проблемалары...

"Скандинавская ходьба" көннән-көн популярлаша.

Хәтерлисездер, бу хакта газетада да язып чыктык. Олы Мәңгәрдә, Күәмдә бу ысул белән бик теләп йөриләр. Дөрестән дә, физик яктан әллә ни авыр түгел, әмма файдасы бик күп. Олы Әтнә спорт мәктәбе бу ысулны халык өчен аерым кулланышка кертергә уйлаган бугай, безнең мәгълүматларга караганда, киләсе атнаның чәршәмбесендә, кичке 7дә ачык тренировка уздырырга уйлыйлар. Аңлавыбызча, монда "Скандинавская ходьба"ның ни өчен кирәк булуы, нинди таяк кирәклеге, ничек йөрергә икәнлеген аңлатачаклар... Хәер, бу - мәкаләбезнең кереш өлеше генә. Кирәк санаучы моны үзе төгәл белешеп бетерер.

Максатыбыз - Әтнә халкының сәламәтлеген кайгырту йөзеннән, халык өчен файдалы спорт ысулларын пропагандалау. Ә андыйлар бик күп. Шуларның берсе - велосипедта йөрү. Монда бер кыенлык бар: сәпидтә җәен генә йөреп була. Әмма эшкә бару-кайту, кибеткә чабу, берәр йомышны үтәп кайту өчен иң ышанычлы ысул бу. Ә инде сәламәтлек өчен файдасы - әйтеп-бетергесез күп. Безгә бу хакта да уйланырга кирәктер. Ә сез ничек уйлыйсыз, әтнәләр?

Сәламәтлек өчен йөзү дә гаять файдалы. Еш кына зарядка ясау, җәяү йөрү яки йөгерүдән дә файдалырак ул. Монысы табиблар фикере. Тик ни кызганыч, Әтнәдә йөзәргә теләсәң, бары Ашыт кына бар. Бу очракта Ашыт елгасын күз алдында тотабыз. Дөрес, Арчага йөрүчеләр бар. Әмма вакыт кытлыгы, акча юклыгы бик күпләрне Арча юлына җибәрми. Бу да проблема - һәм моны тиз арада уңай хәл итәргә кирәк. Бассейнсыз районнар бик аз хәзер. Сез ничек уйлыйсыз, райондашлар? Фикерегезне языгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев