Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә сыерларны УЗИ аша тикшерделәр

Терлекчелектәге җитештерүчәнлек һәм терлекнең гинекологик авыртулары буенча махсус укулар "Таң" хуҗалыгының Кышлау фермасы базасында дәвам итте.

Мәскәүдән махсус чакыртылган фирма вәкилләре бу өлкәдәге эшчәнлекләре турында сөйләделәр. Районның хуҗалык җитәкчеләрен, терлекчелек өлкәсендәге белгечләрен башта практик рәвештә өйрәттеләр. Безнең белгечләр дә үзләрен сынап карадылар. Соңрак укуларның теория өлеше савым залының компьютер бүлмәсендә узды...

Фермада сыерның буазлылыгын УЗИ сканер ярдәмендә билгеләү ысуллары белән дә таныштырдылар. УЗИ-диагностика ярдәмендә каплатканнан соң 1 ай эчендә бозау бармы икәнен белергә була, ә 55-60 көннән соң тана яки үгез бозау булуын да билгеләргә мөмкин. Иң мөһиме, сканер терлекнең гинекологик проблемаларын һәм авыртуларын ачыкларга ярдәм итә. Нәтиҗәдә терлекнең каплатылмыйча йөрү срогын 2 айга киметергә була.

Гомумән, бу ысулның өстенлекле булуы бәхәссез. Бу уңайдан хуҗалыкларның терлекчелек буенча белгечләре әнә ниләр сөйлиләр.

- Мондый укулар ничә тапкыр узса да, һәрвакыт ниндидер яңалыкка тап буласың...

- Элегрәк, УЗИ ярдәмендә кешенең генә түгел, терлекнең авыруларын да белеп була диючедән, бигрәк беркатлы бу дип көләр идек...

- Әгәр дә тиешенчә куллансак, нәтиҗәсе гаять уңай булырга тиеш...

Соңыннан бу хакта савымчылар белән дә сөйләштек. Фикерләре сокланырлык:

- Бу хакта белгечләр уйлансын! Ә безнең бурыч - сыерларның сау-сәламәт, таза-көр булуы һәм мул итеп сөт бирүе. Бу яктан бездә һич зарланырлык түгел.

Менә монысы бәхәссез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев