Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә тизлеккә 40 протокол төзелгән

Узган атнада ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан киемдә яктылык кайтаргыч элемент булмаган өчен 3 кешегә протокол төзелгән. Язып, сөйләп торсак та, кызганычка каршы, әлеге элементларга игътибар җитеп бетми әле. Мопедта йөртү хокукы булмаган килеш йөргән өчен бер райондашыбыз административ җаваплылыкка тартылган, мопеды исә штраф стоянкага озатылган. Куркынчсызлык каешы такмаган өчен - 8,...

Узган атнада ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан киемдә яктылык кайтаргыч элемент булмаган өчен 3 кешегә протокол төзелгән. Язып, сөйләп торсак та, кызганычка каршы, әлеге элементларга игътибар җитеп бетми әле. Мопедта йөртү хокукы булмаган килеш йөргән өчен бер райондашыбыз административ җаваплылыкка тартылган, мопеды исә штраф стоянкага озатылган. Куркынчсызлык каешы такмаган өчен - 8, баласын махсус утыргычсыз йөрткән өчен - 1 кешегә протоколлар төзелгән. Ә менә тиз йөрергә яратучылар күп бездә, андыйларга 40 тан артык протокол төзелгән. Бер штрафын вакытында түләмәгән райондашыбызның эше судка җибәрелгән. Машина тәрәзәләрендәге "тонировка" өчен - 2, документларын өйдә онытып калдырган "хәтерсезләргә" -4 административ протоколлар төзелгән. ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Рифат Нурмехәмәтов тагын бер кат исегезгә төшереп үтә, штрафларыгызны белү һәм яртысын гына түләү өчен www.gibdd.tatarstan.ru сайтына кереп электрон почтагызны калдырырга яисә Әтнә ЮХИДИ бүлегенә килеп теркәлергә кирәк. Бу штраф түләү буенча мәшәкатьләрне күпкә җиңеләйтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев