Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә төнге рейд: сак булыгыз - рульдә исерек инвалид

Исерек хәлдә автомобиль йөртүчеләргә каршы административ санкцияләр белән беррәттән, ручка-кәгазь ярдәмендә дә аяусыз көрәш дәвам итә.

Дүшәмбе, 12 гыйнвар көнне "Антипьянь" акциясе кысаларында руль артына менеп кунаклаган исерекләрне ачыклау максатыннан, чираттагы рейдка чыктык. Җитәкчебез ЮХИДИ инспекторы Фәнил Муллагалиевтән тыш, участок инспекторы Илнар Закиров һәм полиция хезмәткәре, йөртүче Азат Әмировка мин дә иярдем. Күпмедер дәрәҗәдә гаепләүчеләр дә табылыр, имештер, бу хакта язмаска да булыр иде... Ә сез бу мәкаләне профилактик чара, исерек хәлдә машина руле артына утырмаска пропаганда буларак һәм законны бозуның нинди күңелсезлекләргә илтүен аңларга тырышып укыгыз!

...ЮХИДИ инспекторының: "Әллә кая барып йөрисе дә юк, бәйрәм кәефен күтәрүчеләр батырланып китеп машина белән үзләре үк чыршы төбенә киләләр алар", дигән тәкъдимен хуплап, "Затлы" кибете янына килеп туктадык. Инспектор ялгышмый ул: ут яктысында килүче транспортта утырганнарны төгәл үк булмаса да, шәйләп була. Өстәвенә, туктатырга да җайлы. ...Мин әнә шулай дип фикерләп бетергәнче, полиция хезмәткәрләре бер "классика"ны туктаттылар да. ЮХИДИ инспекторы аның куркынычсызлык каешы такмаганлыгын шәйләгән. Йөртүченең мөмкинлеге чикле ­­- инвалид булып чыкты. Инспектор белән озак аңлаштылар... Тик инспектор гына йөртүченең ишарәләр белән нидер әйтүен аңламады. Аңларга тырышыптыр инде, исереклекне билгеләүче приборга өрергә кушты. Ә анысы 0,3 промиллене күрсәтте...

Хәзер йөртүчегә каршы берьюлы ике протокол төзелде. Беренчедән, исерек хәлдә машина йөрткән һәм икенчедән, куркынычсызлык каешын такмаган өчен. Оныта күрмәгез: административ кодекс буенча инвалидка ташлама каралмаган. Шунысы сәер, ул, быел ярты айда ачыкланган машина рулендәге икенче исерек!

Уйланыгыз, җәмәгать. Нәтиҗә ясагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев