Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә "Тоннель» операциясе бара (фотоларда)

«Тоннель» дәвам итә Узган операция барышында Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре тарафыннан уннан артык юл кагыйдәсе бозу очрагы теркәлгән. Алар арасында бер-тонировкалы тәрәзә белән йөрүче, икешәр-утын яндырмаган һәм номеры укылмаган, өч куркынычсызлык каешы тагылмаган машина йөртүчегә протоколлар төзелгән. Юлны дөрес җирдән чыкмаган ике җәяүлегә дә штраф түләргә туры киләчәк....

«Тоннель» дәвам итә

Узган операция барышында Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре тарафыннан уннан артык юл кагыйдәсе бозу очрагы теркәлгән. Алар арасында бер-тонировкалы тәрәзә белән йөрүче, икешәр-утын яндырмаган һәм номеры укылмаган, өч куркынычсызлык каешы тагылмаган машина йөртүчегә протоколлар төзелгән. Юлны дөрес җирдән чыкмаган ике җәяүлегә дә штраф түләргә туры киләчәк. Терлек йөртү белән бәйле дә бер кагыйдә бозу очрагы бар." Бер урыннан бер урынга терлек йөрткәндә ветучастоктан махсус белешмә кирәклеген онытмасалар иде , - ди инспектор Рамил Гәрәев. - "Тоннель" операциясе дәвам итә. Руль артында игътибарлы булыйк, тиешле тизлекне саклау турында онытмыйк. Җәяүлеләр дә киемдә яктылык кайтаргыч элементлар булуга игътибарны киметмәсен иде", - ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев