Әтнәдә "Тоннель" операциясе уза
26 апрель көнне Әтнә юлларында " Тоннель" операциясе үтә. 14.00 дән 17.00гә кадәр Әтнәнең Күәм чатында Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре руль артындагыларның юлда кагыйдәләрне ни дәрәҗәдә үтәүләрен тикшерәчәк. ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Рифат Нурмехәмәтов сүзләренә караганда,әлеге операция иң беренче чиратта юл куркынычсызлыгы кагыйдәләрен тупас бозу очракларын, шулай ук руль...
26 апрель көнне Әтнә юлларында " Тоннель" операциясе үтә. 14.00 дән 17.00гә кадәр Әтнәнең Күәм чатында Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре руль артындагыларның юлда кагыйдәләрне ни дәрәҗәдә үтәүләрен тикшерәчәк. ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Рифат Нурмехәмәтов сүзләренә караганда,әлеге операция иң беренче чиратта юл куркынычсызлыгы кагыйдәләрен тупас бозу очракларын, шулай ук руль артына йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән яисә спиртлы эчемлекләр кулланган килеш утыручыларны ачыклау максатыннан үткәрелә. Шулай ук тизлекне арттыручылар да аерым игътибарда булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев