Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә туберкулез белән авыручылар саны кимегән

24 март Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелә. Нинди чир соң ул туберкулез? Туберкулез - үтә дә йогышлы авыру. Аны аерым микроблар барлыкка китерә. Микроскоп белән караганда таякчык рәвешендә күренгән бу микроблар - Кох таякчыклары дип атала. Туберкулез микобактерияләре тышкы тирәлекнең төрле факторларында тотрыклы. Туфракта, суда, өй тузанында,...

24 март Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелә.

Нинди чир соң ул туберкулез?

Туберкулез - үтә дә йогышлы авыру. Аны аерым микроблар барлыкка китерә. Микроскоп белән караганда таякчык рәвешендә күренгән бу микроблар - Кох таякчыклары дип атала. Туберкулез микобактерияләре тышкы тирәлекнең төрле факторларында тотрыклы. Туфракта, суда, өй тузанында, сөт продуктларында бактерияләр - бер елга якын, китапларда - 4 айга кадәр, урам тузанында 8-12 көнгә кадәр яшәргә сәләтле булып калалар. Аларны хәтта кислоталар, селтеләр, спиртлы эчемлекләр дә куркытмый. Ләкин турыдан-туры төшкән кояш нурлары һәм ультрафиолет нурлар микробактерияләрне берничә минутта, 70 градуска кадәр җылыту - 30 минутта, кайнату 5 минутта үтерә. Әлеге чир кешегә күбрәк сулыш алганда йога. Әмма кеше организмына кергәч, ул гомер буена тыныч яшәргә һәм авыру тудырмаска мөмкин.

Туберкулез микобактериясе белән кешелек көн дә очрашып тора. Ләкин сәламәт организм өчен бу берни түгел. Шуңа күрә аксымга бай,ризыклар белән туклану кирәк, гигиена таләпләренә буйсынып яшәү зарур.

Авыруны ничек ачыкларга соң?

Дөрес диагнозны флюорография яки рентгенҮ Манту пробасы, Диаскин тест ясатып яки лаборатор юл белән генә ачыкларга мөмкин. Манту пробасы, Диаскин тест балаларга һәм яшүсмерләргә һәр ел саен куела. 15 яшьтән соң2 елга бер мәртәбә флюорография тикшерүен һәркем үтәргә тиеш. Декретированный группага керүчеләр ел саен үтә. Бу тикшерү тубекркулез авыруын гына түгел, ә үпкәдә һәм күкрәк куышлыгында булган башка авыруларны ачыкларга ярдәм итә.

2013 ел белән чагыштырганда туберкулез белән авыручылар саны 50.3 процентка кимегән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев