Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә "Тукай" старт алды

Апрель аенда язгы кыр эшләре башлангычында «Тукай» булу символик мәгънәгә ия.

13 апрель көнне районның «Тукай» хуҗалыгында күпьеллыкларны туендыру эшенә керештеләр.
Ашламаны як-якка сиптерүче бу техниканың исеме - «Томан». Бирегә чакыру буенча Актаныш якларыннан килгән. Безнең «Бизон»нардан җиңелрәк, маневрлырак, аңлашыладыр, басуда бернинди эз калдырмыйча чаба.
- Бик яхшы техника, эш күрсәткече дә ярыйсы ук әйбәт, 800 килограмм аммиак селитрасы сыя, - дип горурлана тракторчы Салихҗан Илимьянов.
Әйтүенчә, кыр эшләре өчен алыштыргысыз «внедорожник» бу. Тракторчы сүзләренә караганда, двигателе - «шестерка»ныкы, көпчәкләре - камера. Тракторга ияреп Актаныштан бирле килгән ул. Аларда инде күптән яз, бездәге карны күреп гаҗәпләнгән. Авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Марсель Гарипов та:
- Соңгы тапкыр буранлап яуган кар башка җирдә булмаган диярлек, - ди.
Ә икенче яктан, өлкәннәр әйтмешли, ашлама яуды. Инде кереп булыр­дай басуны тиешенчә тукландырып чыгарга кирәк. Хәер, «Томан» да керә алмады әле: агрономнар Илнар һәм Илфат Васыйловларның «Нива»сы, Рәшит Гәрәев иярләгән «Амкодор», аммиак селитрасы төягән Радик Вафин «КамАЗ»ы һәм ашлама сибүче «Томан», шулай ук редакция машинасы составында тулы бер колонна булып башта «заправка» артындагы басуга бардык, аннан -Яңа Әтнәгә төшеп карадык... Шөкер, больница янындагы «Кашлак» басуы кире какмады.
- 110 гектарлы люцерна басуы бу. Ә барысы күпьеллыклар мәйданы 1300 гектар тәшкил итә. Моннан тыш, уҗым да шактый: 918 гектар арыш һәм 209 гектар бодай мәйданнары да бар, - ди баш агроном.
- Ашлама җитәрлек туп­ланды. Бу яктан проб­лема юк, - дип өсти Илфат Васыйлов та.
Әлегә җылы, кояшлы, дөрес, шушы көннәрдә яңгыр явар дип вәгъдә итә республика синоптиклары. Монысы да файдага гына - җир өсте тыгызланыр, катып китәр дип өметләник. Ул вакытта басуга "Бизон"нар да керә алыр.
Инде Тукай"ның бу башлангычын башка хуҗалыклар да күтәреп алсалар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев