Әтнәдә туучылар аз, үлүчеләр күп
Сентябрь аенда районда 6 бала - 3әр кыз һәм ир-малай туган. Әмма үлем-китем 3 тапкыр күбрәк: 10 ир-ат һәм 8 хатын-кыз якты дөнья белән хушлашкан. Ел башыннан исәпләсәк тә тискәре саннарга тап булабыз. 69 бала - 36 кыз һәм 33 ир-малай туган, 185 кеше - 84 ир-ат һәм 101 хатын-кыз...
Сентябрь аенда районда 6 бала - 3әр кыз һәм ир-малай туган. Әмма үлем-китем 3 тапкыр күбрәк: 10 ир-ат һәм 8 хатын-кыз якты дөнья белән хушлашкан. Ел башыннан исәпләсәк тә тискәре саннарга тап булабыз. 69 бала - 36 кыз һәм 33 ир-малай туган, 185 кеше - 84 ир-ат һәм 101 хатын-кыз вафат булган. Шушы ук чорда 56 пар язылышкан, 13 пар таркалган. Узган елның сентябрендә 7 бала якты дөньяга беренче тапкыр аваз салган, 16 кеше вафат булган. 9 пар язылышкан, аерылышучылар 1 пар гына булган. Былтыр ел буена 87 бала туып, 168 кешене мәңгегә югалтканбыз, 78 пар кавышкан һәм 15 пар таркалган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев