Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә уеннан - уймак

Россия Федерациясе эчке эшләр министрлыгының Әтнә полиция бүлеге хезмәткәрләрен ялган чакыру очраклары теркәлде.

Моны истә тотып, Россия Федерациясе административ хокук бозулар турындагы кодексының 19.13 маддәсен искә төшерү урынлы булыр. Әлеге маддәдә: "Махсус хезмәтләрне белә торып ялган чакырган очракта 1000-1500 сум күләмендә штраф түләргә туры киләчәк". Бу очракта махсус хезмәтләр дип янгын сүндерү, полиция, медицина хезмәтләрен аңларга кирәк.

Районда булган бу очракны күзаллап узыйк. Район авылларының берсендә яшәүче ханым полиция хезмәткәрләрен чакырта. Барып тикшергәч, чакыртуның чын сәбәбе ачыклана: җәмәгате мунча ягарга теләмәгән, имеш... Нәтиҗәдә, ул административ җаваплылыкка тартыла - бу очракта ялганлап чакырткан ханымны күз алдында тотам.

Уеннан - уймак чыга, ди халык. Шулай була күрмәсен, җәмәгать.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев