Әтнәдә узган республика көненнән фотомизгелләр
Иртәдән көн болытлап, суытып торса да, кичкә көн җылытып җибәрде. Табигатьтә эшләрдән соң, әтнәләр рәхәтләнеп ял итсен дигәндер инде. Бәйрәм чарасы волейбол, веломарафон ярышлары беләе башланып китте. Бу юлы веломарафонда катнашучылар саны да күп иде. Велосипедта узышучыларга 3 километр ара барырга туры килде. Молодцы сынатмадылар. Узыш вакытында велосипедның чылбыры салынып...
Иртәдән көн болытлап, суытып торса да, кичкә көн җылытып җибәрде. Табигатьтә эшләрдән соң, әтнәләр рәхәтләнеп ял итсен дигәндер инде.
Бәйрәм чарасы волейбол, веломарафон ярышлары беләе башланып китте. Бу юлы веломарафонда катнашучылар саны да күп иде. Велосипедта узышучыларга 3 километр ара барырга туры килде. Молодцы сынатмадылар. Узыш вакытында велосипедның чылбыры салынып изаланучылар булса да, финишка тиз арада килеп җиттеләр.
Марафонда баручыларны ЮХИДИ һәм "Ашыгыч ярдәм" машинасы озата барды.
Әлеге ярышта өлкәннәр арасында беренчелекне Күшәрдән Разил Сәфәров алды, икенче урында Риназ Сафин, өченчедә Руслан Исмәгыйлев булды.
Кечкенәләр арасында беренче урында Самат Шакиров, икенче дә Искәндәр Баязитов, өченчедә Ислам Мөхәмәдҗанов.
- Берегез дә сынатмады, молодцы, - диде районның спорт мәктәбе җитәкчесе Ирек Мөхәммәтшин.
Ә волейбол ярышларында беренче урынга Күңгәр командасы лаек булды. Икенче һәм өченче урыннарны Әтнә белән Комыргуҗа командалары бүлеште.
Ә кичке җидедә "Ашыт" мәдәният һәм спорт үзәге каршында бәйрәм концерты башланып китте. Биредә иң элек районыбыз үзешчәннәре чыгыш ясады. Аларның чыгышлары төрле кызыклы уеннар белән үрелеп барды. Тамашачы да бик актив булып, уеннарга да бик теләп катнашиылар. Концертны Казан кунаклары дәвам итте. Эльмира Хамматова, Зөлфәт Зиннуров, Аиша, Айнур Каюмов, Диләрә Иләлетдинова әтнәләргә күңелле, истәлекле ял бүләк иттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев