Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә яңа лаборатория эшли башлады

Район терлекчелеге тагын бер күңелле яңалыкка байый - ветеринар станция базасында яңа лаборатория эшли башлады.

- Серологик лаборатория бу, ул Татарстанның 4 районында гына юк иде. Төп вазифасы - лейкоз һәм бруцеллезга терлекнең канын тикшерү, - дип таныштырудан башлады сүзен районның баш мал табибы Рөстәм Һашимов.

Ул лабораториянең аерым бүлмәләре һәм махсус кайтарган җиһазлары белән таныштырды. Биредә лейкозга, бруцеллезга реакция карала. "Лабораторияне бездә ачуның тагын бер сәбәбе - районда мөгезле эре терлек санының күп булуында", дигән фикердә ул. Лабораториядә күмәк һәм шәхси хуҗалык терлекләреннән быел язын - 15 мең, көз көне тагын шуның кадәр үк "проба" алып тикшерергә планлаштыралар. Шәхсиләргә дә хәзер читкә барып йөрисе юк. Хайван сатып алырга теләүчеләр дә башта биредә канны тикшертә алалар.

Тикшерергә дигән материалны - канны тәрәзә аша кабул итәләр. Анда "Материаллар кабул итү" дип язылган. Ул - фәнни исеме "Йогышлы зона" дип аталучы зонадагы бүлмәләрнең берсендә урнашкан. Материалларны пакетка тыгып "Автоклавная"га урнаштыралар - монысы зарарсызландыру өчен эшләнә.

Лабораторияне күзаллау өчен җиһазларга күз салу да җитә, монда термостат, "водяная баня", центрифуга, душ бүлмәсе, киптерү шкафы, һәр бүлмәдә бактерицид лампа, вентиляция бар. Монда барысы 7 бүлмә санадым. Лаборатория рәсми рәвештә 5 апрельдән эшли башлады. Иң мөһиме - биредә анализ 3 көн эчендә тулысынча әзер була.

Персоналга килсәк, лаборант кызлар барысы да үзләренекеләр. Мал табибы-серолог Миләүшә Галимҗанова, лаборантлар Филсинә Хәсбиуллина, Лилия Мостафина республика лабораториясендә укып, өйрәнеп кайтканнар. Тикшерү чорында төшке ашсыз эшлиләр, чөнки реакцияне туктатырга ярамый. Чорына карап шактый кызу эшләргә дә туры киләчәк. Үзләре исә: "Биредә көн саен 500-700 материал тикшерелә", - дигән фикердә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев