Әтнәдә янгынга каршы катгый режим кертелә
25 апрельдән башлап, Әтнәдә генә түгел, бөтен Татарстанда катгый режим гамәлдә була. МЧС кисәтә: бу чорда учак, коры үлән һәм чүп-чар ягарга ярамый.
Шашлык пешерергә яратучыларга да уйларыннан кире кайтырга туры киләчәк - мангаллар куллану да тыела. Ял итү, күңел ачу урыннарында тикшерү рейдлары узачак. Закон бозучыларга 2-4 мең сум күләмендә штраф түләргә туры киләчәк. Юридик затлар өчен аның күләме зуррак - ярты миллион сумга җитәргә мөмкин.
Чыганак: http://mediametrics.ru/rating/ru/843/online.html?search=efir24.tv
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев