Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә яшәүче ветеран: "Тимәгез полководецка!"

8 май көнне Олы Әтнә авыл җирлегендә яшәүче сугыш чоры балаларының театр бинасында бәйрәм алды җыелышлары үтте. Менә шул җыелышта әйтелгән бер сүзне оныта алмыйм. Җыелышның ахырына таба сәхнәгә Бәрәзә авылыннан бер кешене чыгардылар. Исеме дә, фамилиясе дә исемдә калмаган. "Жуков Г.К. "Солдат не жалейте", дип боерык биргән", дип халыкка...

8 май көнне Олы Әтнә авыл җирлегендә яшәүче сугыш чоры балаларының театр бинасында бәйрәм алды җыелышлары үтте. Менә шул җыелышта әйтелгән бер сүзне оныта алмыйм. Җыелышның ахырына таба сәхнәгә Бәрәзә авылыннан бер кешене чыгардылар. Исеме дә, фамилиясе дә исемдә калмаган. "Жуков Г.К. "Солдат не жалейте", дип боерык биргән", дип халыкка аны кара-гаепле итеп күрсәтте. Бәйрәмгә кадәр Мәскәүнең бер телеканалы сугыш турында үз фәлсәфәсен сатып азапланды. Чыгыш ясаучылар ул вакыттагы хәрби җитәкчеләрне тәнкыйтьләп, "мәгънәсез сугыш" дип бәяләүчеләр дә табылды. Халыкта "Сугыштан соң батырлар күбәя", дигән мәкаль бар. Мин Жуков турында күп укыганым бар. Киносын да карадым. Ул ил-йортыбызга җиңү яулаган батырларыбызның батыры - 4 мәртәбә Советлар Союзы герое исемен алган шәхес. Суворов, Кутузов, Нахимов кебек бөек полководец. Халык, бигрәктә без сугыш чоры балалары, туган җирне, ил йортыбызны саклап, утка-суга кереп батырлыклар күрсәткәннәрне хөрмәтләп, аларны изгеләргә тиңләп, үзебезгә үрнәк итеп күрсәтеп яшәдек. Аларның рухларына багышлап, Коръән укып, дога кылабыз. Элекке Әтнә районы Иске Кишет авылында туып үскән Советлар Союзы герое, генерал Гани Сафиуллин турында : "Гани абый - Иске Кишет пәйгамбәре, фәрештәсе инде ул", - дигән авылдашы Мөнәвәрә ханым Сафина. 6 май көнне геройның туган авылында музеен ачу тантанасында. Менә шулай халык аларны онытмый, музейлар ача. Һәйкәлләр куя, чөнки алар илгә җиңү китергәннәр. Ә җиңүчене хөкем итмиләр. Сүз дә юк, сугыш корбансыз булмый. Ике яктан да миллионлаган корбаннар булган. Хәзерге вакытта алар өчен Сталин, Жуковларны гаепләп сөйләсәк, минемчә, бу дөрес булмый. Әмма Власов кебек сатлык җаннарны халык онытырга тиеш түгел. Андыйларга нәфрәтебез җитәрлек булсын. Бу мәкаләне язмаска да булган идем. 12 май көнне ике әбинең сөйләгәннәрен ишетеп, аларның үтенечен үтәргә булдым. Алар да минем кебек Бәрәзә кешесенең чыгышына риза түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев