Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә яшьләр палатасының беренче утырышы узды

Әтнә район советы каршында иҗтимагый яшьләр палатасының беренче утырышы булып узды. Утырыш барышында әлеге палатаның рәисе урынбасары итеп "Яшь депутатлар" проекты җиңүчесе, мәгариф бүлеге методисты Рамил Шәйхиев сайланды. Сәркатәтип итеп район "Бердәм Россия" партиясе белгече Гөлнара Ихсанова билгеләнде. Утырыш барышында әлеге палатаның әгъзалары исемлеге дә расланды. Утырышта район советы рәисе...

Әтнә район советы каршында иҗтимагый яшьләр палатасының беренче утырышы булып узды. Утырыш барышында әлеге палатаның рәисе урынбасары итеп "Яшь депутатлар" проекты җиңүчесе, мәгариф бүлеге методисты Рамил Шәйхиев сайланды. Сәркатәтип итеп район "Бердәм Россия" партиясе белгече Гөлнара Ихсанова билгеләнде. Утырыш барышында әлеге палатаның әгъзалары исемлеге дә расланды. Утырышта район советы рәисе урынбасары Айрат Каюмов, Яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Камил Сираҗиев, "Молодая гвардия" нең район бүлеге җитәкчесе , спорт мәктәбе директоры Ирек Мөхәммәтшин катнашты. Республика яшьләр иҗтимагый палатасыннан да кунаклар кайткан иде. Утырышны Дәүләт советы каршында оешкан яшьләр иҗтимагый палатасы әгъзасы, Әтнә район советы каршында оешкан яшьләр иҗтимагый палатасы рәисе Айсылу Зарипова алып барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев